Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Әби-бабайларга – корбан сәдакасы

Бу изге эшкә 50гә якын якташыбыз үз өлешен кертте. Хәтта читтә яшәүчеләр, Казаннан Рәмзия Мингалиева, Түбән Камадан Рәмил Булатов, Линар Сәлахетдинов, Әлмәттән Радик Дәүләтшин, Тәслия Юнысова, Ринат Исламов, Марат Илалов, Айнур Тукаев кайтып, әби-бабайларга корбан сәдакаларын тапшырганнар. Чирмешәннән Рифат Мөхәммәтшин, Рифкать Хәммәтгалимов, Гадбеләхәт Ситдыйков, Илгизәр Мөхәммәтшин, Минзөфәр Исламгәрәев, Мөхәррәм Зөфәров,...


Бу изге эшкә 50гә якын якташыбыз үз өлешен кертте. Хәтта читтә яшәүчеләр, Казаннан Рәмзия Мингалиева, Түбән Камадан Рәмил Булатов, Линар Сәлахетдинов, Әлмәттән Радик Дәүләтшин, Тәслия Юнысова, Ринат Исламов, Марат Илалов, Айнур Тукаев кайтып, әби-бабайларга корбан сәдакаларын тапшырганнар.
Чирмешәннән Рифат Мөхәммәтшин, Рифкать Хәммәтгалимов, Гадбеләхәт Ситдыйков, Илгизәр Мөхәммәтшин, Минзөфәр Исламгәрәев, Мөхәррәм Зөфәров, Камил Сафиуллин, Рөстәм Габидуллин, Лилия Бәдгетдинова, Рифкать Биктаһиров, Әмир Могыйзов, Рәфкать Камалов, Госман Гыйрфанов, Розалия Вәлиуллина, Сәет Гыйрфанов, Лашманнан Тәгъзимә Зорина, Диана Шакирова, Миннурый Нигъмәтуллина, Лилия Мөхәммәтҗанова, Кара Чишмәдән Минсәгыйр Нуретдинов, Миннур Хөсәенова, Мингайшә Князева, Иске Кадидан Гөлсинә Гыйниятуллина, Айнур Заһретдинов, Ислам Закиров, Рәфис Камалов, Солтан Мөхетдинов, Илдар Шәрипов, Габделрәшит Лотфуллин, Югары Чегодайдан Гөлнара Мөхәммәтшина, Радик Мусин, Иске Үтәмештән Светлана Әхтәмова, Шамил Җаббаров, Кармыштан Әнәс Әфләтунов, Сәүбан Гайфуллин, Туймәттән Илшат Гыйматдинов, Елховойдан Роза Юнысова, Якты Таудан Илшат Лотфуллин, Утыз Имәннән Гөлсинә Гыйниятуллина йорт-интернатта яшәүчеләргә корбан ите һәм башка күчтәнәчләр китергәннәр.
Чирмешән һәм Утыз Имән мәчетләреннән авылларда җыелган гошер сәдакасын да - бәрәңгене монда байтак алып килгәннәр. "Күтәмә АГРОфирмасы" да бәйрәм көннәрендә йорт-интернатта яшәүчеләрне күчтәнәч - сарык ите белән сөендергән.
- Барлык әби-бабайлар исеменнән, бу изге эшкә өлеш керткән һәр кешегә зур рәхмәтемне белдерәм, - ди йорт-интернат директоры Җәүдәт Мотыйгуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined шәфкатьлелек