Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Безгә килгәч, бездәге закон буенча яшәргә

Республикага, районга да каяндыр, ерактан, башка илләрдән килүчеләр арасында Россия законнарын санга сукмыйча яшәүчеләр еш очрый. Мигрантлар тарафыннан җинаять кылучылар саны елдан-ел күбәя бара. Бүген, Казаныбызда Универсиада буласы елда, мигрантларга, чит-ят кешеләргә карата саграк булырга, законнар кысаларында эш йөртергә кирәк. Яз җитә башласа, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, төзелеш оешмалары, кадрлар җитмәүне...

Республикага, районга да каяндыр, ерактан, башка илләрдән килүчеләр арасында Россия законнарын санга сукмыйча яшәүчеләр еш очрый. Мигрантлар тарафыннан җинаять кылучылар саны елдан-ел күбәя бара.


Бүген, Казаныбызда Универсиада буласы елда, мигрантларга, чит-ят кешеләргә карата саграк булырга, законнар кысаларында эш йөртергә кирәк. Яз җитә башласа, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, төзелеш оешмалары, кадрлар җитмәүне сылтау итеп, нигездә "кара, авыр" эшләргә хәтта тиешле квалификациясе дә булмаган, әллә кайлардан килгән кешеләрне яллыйлар. Кайберәүләрнең документларын да юньләп тикшереп тормыйлар.

"Уяулыкны югалтырга ярамый. Ул-бу килеп чыкса, гаеплеләр тиз табылачак, - диде террорчылыкка каршы район комиссиясе рәисе урынбасары, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Наил Сабиров комиссиянең чираттагы утырышында. - Башкалабыз Казанда дөньякүләм спорт бәйрәме узганда вәзгыятьне бозарга маташучылар да табылырга мөмкин, шул исәптән районнарда да. Куркынычсызлык турында бер дә истән чыгармыйк".

Россия Эчке эшләр министрлыгының "Чирмешән" муниципальара бүлеге җитәкчесе Фаяс Минһаҗев та контрольне көчәйтергә өндәде. "Экстремистик идеяләр тарафдарлары, сер түгел, безнең районда да бар. Аларга ирек бирергә ярамый,- диде ул. - Бер полиция генә барын да эшләп бетерә алмый, һәркемне, аеруча читтән килүчеләрне, гел күз уңында тотарга кирәк".

Утырышта районга читтән килүчеләрне исәпкә алу, теркәү эшен дә көчәйтү кирәклеге әйтелде, бу яктан урыннардагы җитәкчеләрнең, җирле үзидарә орган-нарының җаваплылыгын искә төшерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined террорчылыкка – юк!