Беренче Чирмешән мәктәбе спорт заллы булды
Безнең районда

Беренче Чирмешән мәктәбе спорт заллы булды

Беренче Чирмешән мәктәбенең хәзер заманча, иркен, якты үз спорт залы бар. Дүртенче чирек башланган көннәрдә укучыларга шундый бүләк ясадылар. -Без - укытучылар һәм укучылар да республика һәм район җитәкчелегенә бик рәхмәтле, күп еллык проблемабыз хәл ителде, - ди мәктәп директоры Виктор Плотников. -Биредә физкультура дәресләрен генә түгел, районкүләм чаралар да...

Беренче Чирмешән мәктәбенең хәзер заманча, иркен, якты үз спорт залы бар. Дүртенче чирек башланган көннәрдә укучыларга шундый бүләк ясадылар.


-Без - укытучылар һәм укучылар да республика һәм район җитәкчелегенә бик рәхмәтле, күп еллык проблемабыз хәл ителде, - ди мәктәп директоры Виктор Плотников. -Биредә физкультура дәресләрен генә түгел, районкүләм чаралар да уздырырга шартлар бар.

12гә 24 метрлы спорт залында чишенү-киенү, душ бүлмәләре, санузел да ясалган. Укучыларга спорт белән шөгыльләнү өчен кирәк булган беренчел спорт кирәк-яраклары байтак. Киләчәктә спорт залын яңа җиһазлар белән баетырга ниятләп торалар.

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


undefined

Нет комментариев