Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Белемне сынар чак җитә

Чыгарылыш класс укучыларының "урак өсте" бик якын. Бердәм дәүләт имтиханнарына бер айдан артыграк кына вакыт калып бара. - Иң беренче имтихан 27 майда була. Бу көнне 146 укучы рус теленнән бердәм дәүләт имтиханы тапшырачак. Икенче мәҗбүри фән - математикадан имтихан 3 июнә көнгә билгеләнгән, - ди мәгһлүмати-методик үзәк методисты Жанна...

Чыгарылыш класс укучыларының "урак өсте" бик якын. Бердәм дәүләт имтиханнарына бер айдан артыграк кына вакыт калып бара.


- Иң беренче имтихан 27 майда була. Бу көнне 146 укучы рус теленнән бердәм дәүләт имтиханы тапшырачак. Икенче мәҗбүри фән - математикадан имтихан 3 июнә көнгә билгеләнгән, - ди мәгһлүмати-методик үзәк методисты Жанна Степанова.

Сайлап алган фәннәр буенча бердәм дәүләт имтиханының беренчесе 30 майда үтәчәк. Бу көндә биологиядән - 41, тарихтан - 22, информатикадан - 10 һәм татар теленнән бары бер укучы (былтыр татар теленнән имтихан тапшыручы булмады) имтихан тотачак. 6 июнәдә 4 укучы - инглиз теленнән, 32се - физикадан, 10 июньдә 67 кеше - җәмгыять белеменнән, 22 укучы химиядән бердәм дәүләт имтиханнары буенча белемнәрен сынаячак. 13 июньдә 3 укучы географиядән бердәм дәүләт имтиханы тапшырырга Әлмәткә барачак, рус әдәбиятыннан 9 кеше имтиханны районда ук бирергә тиеш.

Теләк буенча сайлап алынган фәннәрдән имтихан бер көнгә туры килгәндә, бер фәннән имтиханны резерв көндә бирү мөмкинлеге бирелгән. 15 июнь көнне бер укучы - тарихтан, 17 июньдә биш укучы җәмгыять белеменнән имтихан тапшыру өчен Әлмәткә барачак.

Ә мәҗбүри фәннәрнең берсеннән минималь балл җыймаган очракта, ягъни бусаганы (порог) үтә алмаганнар өчен имтихан тапшыру өчен өстәмә көннәр дә билгеләнгән: рус теленнән - 18 июньдә, математикадан 19 июньдә кабат бердәм дәүләт имтиханы бирергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Имтиханнар алдыннан