Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган дип исәпләнгән 50 якташыбызның извещениеләре туганнарына тапшырылды

Җиңү бәйрәме алдыннан район мемориаль үзәгендә оештырылган чарага Чирмешәннән Елена Романова балалары белән килгән. Әтисен Петр Микушовны 1941 елда сугышка алганда, ул нибары сигез айлык кына була.

-Әни алты бала белән калган, иң кечесе мин идем. Әтигә сугыштан әйләнеп кайту насыйп булмады. Без “әти” дип дәшәргә тилмереп үскән балалар. Бары тик кияүгә чыккач кына каенатама шулай эндәшә алдым, - диде Елена Петровна. - Улым интернетта исемлекне күреп, әтиемне таптык. Күзләремә яшь тулса да, бүген шатлыгым зур. Ниһаять, әтинең ничек һәлак булганын, кайда җирләнгәнен белдек. Ул 1942 елда госпитальдә вафат булып, Рязань шәһәрендә җирләнгән икән.

Шулай ук Чирмешәннән Гөлия Зарипованың бабасы Шакирҗан Мәгъсүмов та әлеге көнгә кадәр хәбәрсез югалганнардан исәпләнгән.

-Әтинең әтисе Шакирҗан бабайны эзләтеп карадык. Без бала чакта әти запрослар җибәргәләде, соңгы вакытларда үзебез дә туганнар белән эзләтеп карадык. Тик әлегә кадәр нәтиҗәсез булды. Инде бүген бабайның Мәскәү янында җирләнүе турында хәбәр кәгазе алдым. Кызганыч, әти генә инде исән түгел, бу көнне күрә алмады. Җәйгә үзебез бабайның каберлегенә барып кайтырбыз дип өметләнәм, - ди Гөлия.

“Орион” яшьләр үзәге һәм мемориаль үзәк хезмәткәрләре оештырган әлеге чара, гомумән, берсен дә битараф калдырмады, күпләрнең күзләренә яшь тулды.

-Бер ай дәвамында авыл җирлекләре башлыклары, чирмешәнлеләр белән элемтәдә торып, исемлеккә кергән якташларыбызның туганнарын эзләдек. Хәбәрсез югалган дип исәпләнгән 607 райондашыбызның җирләнгән урыннары билгеле. Әле тагын шактый кешенең якыннарын эзлисебез бар, - диде “Орион” яшьләр үзәге директоры Ирина Суворова.

Чарага килүчеләр, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның батырлыкларын искә алып, Мәңгелек ут янына чәчәкләр һәм венок куйдылар.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев