Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Балаларга – бүләкләр, олыларга – рәхмәт

"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" исеме астында үткәрелүче республикакүләм хәйрия акциясе дәвам итә. 15 август көнне район мәдәният йортында инде алтынчы ел рәттән оештырылган чарада котлау сүзләре, музыкаль номерлар да күп булды. Беренче класска баручы балаларга мәктәп кирәк-яраклары тутырылган портфельләр, спорт, мәктәп формалары тапшырдылар. Баланы мәктәпкә җыю, бигрәк тә 1 класс...

"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" исеме астында үткәрелүче республикакүләм хәйрия акциясе дәвам итә. 15 август көнне район мәдәният йортында инде алтынчы ел рәттән оештырылган чарада котлау сүзләре, музыкаль номерлар да күп булды.


Беренче класска баручы балаларга мәктәп кирәк-яраклары тутырылган портфельләр, спорт, мәктәп формалары тапшырдылар.

Баланы мәктәпкә җыю, бигрәк тә 1 класс укучысын, әти-әнинең кесәсенә суга. Аз керемле, күп балалы гаиләләргә аеруча авырга килә. Ә бала нинди гаиләдә тәрбияләнүгә карамастан, 1 сентябрь - беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән көн аның күңелендә матур һәм якты хатирәләр калдырырга тиеш.

- Балалар - безнең киләчәгебез. Аларның бәхетле булулары без - өлкәннәрдән тора. Сабыйларыбызга бүләк биреп, аларны бәхетле итү, шат елмаюларын күрү үзе үк күңелле,- диде муниципаль район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин, бүлекләр тапшырганда.

Дөрестән дә, район башлыгы кулыннан бүләк алган 80 бала һәм аларның әти-әниләренең рәхмәтләре чиксез иде.

- Өченче кызымны 1 класска озатам. Безгә мондый ярдәм, бүләк тапшыруларына нык шатландык, кызым Айзилә аеруча,- ди ялгызы өч бала үстерүче Зөлфия Мәссарова (Түбән Кәминкә).

ТР Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салихов әзерләгән бүләкләрне (4 балага мәктәп кирәк-яраклары тутырылган портфель һәм мәктәп формалары) аның ярдәмчесе Илвир Галиев алып килгән. "Бердәм Россия" сәяси партиясенең төбәк сәяси советы әгъзасы Ольга Калашникова исеменнән дә 6 балага спорт костюмнары тапшырылды.

- Безнең өчен көтелмәгән бүләк булды бу, кызыбыз Камилә дә бик сөенде. Бик зур рәхмәт, - ди Лашман авылыннан килгән Раилә Асылгәрәева.

"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" хәйрия акциясенә күпләр үз өлешләрен керткән һәм әле дә ярдәм итүчеләр бар. Район электр элемтәсе участогы беренче класска баручы - 5, район электр челтәрләре 6 сабыйга уку кирәк-яраклары салынган мәктәп сумкалары бүләк иткәннәр. Шәхси эшмәкәр Булат Латыйпов биргән 15 мең сум акчага 5 балага кием-салым алганнар. Шулай ук "Шешмаойл", "Геотех", "Татойлгаз", "Татнефтепром", "ГРИЦ", "Охтинойл" җәмгыятьләре дә ярдәм күрсәткән.

Төрле оешмаларда эшләүчеләр лотерея билетлары сатып алып, бу изге эштә шулай ук өлешле. Лотерея билетлары әле дә сатыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” хәйрия акциясе