Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Африка егете Чирмешән урманнарын ошаткан

Кениядән килгән Осман Либан безнең якларда нәрсә эшләп йөри, диярсез. 39 яшьлек эшмәкәр Татарстанга сәяхәт итү максаты белән килгән икән.

Кениянең башкаласы Найробида яшәүче Осман берничә ел элек Казанда булып киткән. Табигате, инфраструктурасы белән күңеленә хуш килгән Татарстан якларын тагын күрергә ниятләгән. Монысында Уфага да бармакчы. Чирмешәндә танышлары бар, ул безнең авыл тормышы белән дә танышырга вакыт тапкан.

Осман район үзәгендә, Мөшбикә мәчете имамы Хәбир Хановларда тукталган, алар Казанда танышкан булганнар. Кунак – дини, тәрбияле, әдәпле кеше, хәмер кулланмый.

-Чирмешән - матур авыл, хәтта кечкенә генә шәһәр сыман. Бик бай табигатьле, яшел урманнары белән ул аеруча сокландырды, - ди кунак.

Аралашу мәсьәләсенә килгәндә, Осман русча бер дә белми дисәм, “привет”, “как дела?”, “не знаю”, “нет” сүзләрен әйтә ала һәм аңлый. Сәяхәт иткәндә инглиз телендә сөйләшә. Без аның белән тәрҗемәче ярдәмендә сөйләштек.

Кения туристы Чирмешәннең музейларында, китапханәдә һәм башка истәлекле урыннарында булган, укучылар белән очрашкан.

-Сездә ярдәмчел, дустанә кешеләр яши. Татар кунакчыллыгы, гомумән, таң калдыра. Бавырсак, өчпочмак, манты кебек милли ризыкларыгыз телне йотарлык. Безнең илдә исә, ризык үзенчәлекле, ачы (острый), - ди Осман Либан.

Кыскасы, сәяхәтче безнең як халкын нык ошаткан, хәтта үзенә тормыш иптәше булырдай кызны очратса, өйләнеп, аны Найробига алып китәргә дә әзер икән.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев