Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

2020 елда Чирмешәндә халык мәшгульлеге үзәге ярдәме белән 175 кеше эшкә урнаштырылган

Халык мәшгульлеге хезмәтенә 19 апрельдә 30 ел була. 1991 елда бу көнне “Россия Федерациясендә халык мәшгульлеге хакында” закон кабул ителгән.

2020 елда районның халык мәшгульлеге үзәгенә төрле дәүләт хезмәтләре алу өчен - 1978 кеше, шуларның 439ы үзенә эш эзләп, мөрәҗәгать иткән. Төрле яшьтәге 175 кеше эшкә урнаштырылган: 52се – үзәк юлламасы буенча.

-Узган елның башында районда 46 эшсез теркәлгән булса, пандемия чорында андыйлар күбәйде һәм август аенда бу сан 176га җитте, ә ел ахырына – 91гә, - ди мәшгульлек үзәге директоры Фәридә Сәйфетдинова. –Эш бирүчеләр ел буена эш урыннары тәкъдим итеп, үзәккә 178 вакансия буенча гариза бирделәр, алар “Работа в России” порталына урнаштырылды. 16 инвалид үзәк юлламасы буенча эшкә урнаштырылды, берсе үз эшен ачып җибәрде. Без балигъ булмаган 22 гражданга да вакытлыча эшкә урнашырга булыштык.

Мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре  вакансияләр - эш урыннары буенча 3 ярминкә оештырганнар, нәтиҗәдә 8 кеше даими һәм вакытлыча эшкә урнаштырылган.

Пенсия алды яшендәге 8 райондашыбыз “Өлкән буын” федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында һәм 3 яшькә кадәрге баласын карау буенча ялдагы 16 хатын-кыз яңа һөнәрләргә укытылган. Эшсез гражданнар хезмәт базарындагы киеренкелекне киметү максатында җәмәгать эшләренә җәлеп ителгән.

Үзәк аларның хезмәт хакын өлешчә каплау өчен эш бирүчеләргә средстволар бүлеп биргән.

-Без киләчәктә дә халыкны мәшгуль итү буенча комплекслы чараларны тормышка ашыру, эш табу буенча – вакансияләр сайлаудан үз эшеңне ачуга кадәр - хезмәт күрсәтүне дәвам итәчәкбез, - ди Фәридә Флер кызы. -1991 елның сентябрь аенда безнең районда хезмәт һәм мәшгульлек бюросы оешканнан бирле, аны Фәридә Камал кызы Дивитаева җитәкләде. Монда Ландыш Наил кызы Асманова, Фәридә Якуб кызы Гайнетдинова, Әнисә Вагыйз кызы Кармышева 18 елдан күбрәк эшли.

Үземнең барлык хезмәттәшләремне мәшгульлек үзәгенең 30 еллыгы белән тәбриклим, уңышлар һәм сәламәтлек телим.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев