Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

2019 ел белән чагыштырсаң: былтыр Чирмешән районында юл һәлакәтләре ике тапкырга кимрәк булган

Соңгы биш елда районда юл-транспорт һәлакәтләренең иң күбе 2019 елга туры килә. Ул елдагы егерме өч авариядә  (27!) кеше имгәнгән, 4 кеше үлгән. Шөкер, узган, 2021 елгы саннар “йомшаграк”: унике авариядә 18 кеше имгәнгән, 1 кеше һәлак булган.

Юл беркемне дә аямый, тәҗрибәле шофермы син, руль артына утыруыңа берәр ел гынамы, күрәчәгең булса... Әнә быелгы гыйнвар аендагы бураннарда, инде кайтып җиттек дигәндә, Казаннан Чирмешәнгә хәрәкәт итүче автобус район чигендә диярлек һәлакәткә юлыкты. Рульдә - ничәмә еллар районыбыз пассажирларын исән-сау, бәла-казасыз йөрткән тәҗрибәле автобус шоферы. Ни кызганыч,  әлеге якташыбызның гомере өзелде, гаиләсе хәсрәтле булды. Мондый хәлләрдән соң һәрберебез сагаеп кала, юлларда игътибарлырак йөрергә тырышабыз, тик бераздан соң бар да онытыла: янә ашыгабыз, янә “чабабыз”.

Әнә былтыр районның ЮХИДИ хезмәткәрләре юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 2898 очрагын ачыклаганнар (2020 елда – 2967). Кайбер якташларыбыз өчен зур штрафлар, “лишение” да тормоз түгел. Узган елда 56 кеше руль артына исерек хәлдә утырган. Кайберәүләр моның өчен машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән булып та, кабат руль артына утырып чыга, өстәвенә, тагын “салган” килеш.

-Якташларыбыз тизлек режимын, каршы юлга - “встречка”га чыгу, узып китү кагыйдәләрен еш бозалар. Каеш такмауның былтыр – 394, җәяүлеләргә юл бирмәүнең 24 очрагы теркәлде. Җәяүлеләр дә кайчак кагыйдәләрне санга сукмый, мондый 49 очрак мәгълүм булды, - ди районның ЮХИДИ бүлеге начальнигы Рәмис Шәкүров.

Узган елда юл-транспорт һәлакәтләрендә бер кеше һәлак булды: Яңа Элмәле авылы янындарак фаҗигадә яшь егетнең гомере өзелде. 2021 елда районда 12 авария булган, бу соңгы биш елда иң түбән күрсәткеч. Гомумән, соңгы еллардагы юл һәлакәтләренә кагылышлы хәл түбәндәге таблицада ачык күренә:

 

2017 ел

2018 ел

2019 ел

2020 ел

2021 ел

Һәлакәтләр саны

13

17

23

14

12

Үлүчеләр саны

3

4

4

3

1

Имгәнүчеләр саны

11

20

27

16

18

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев