Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Үз телебезне башта үзебез яратыйк

Минемчә, соңгы елларда татар телебезнең хәле мөшкелләнә бара кебек, чөнки туган телебездә аралашучылар саны, куллану даирәсе кими. Районның байтак учреждениеләрендә гозереңне рус телендә аңлатырга кирәк, чөнки сине кабул итүче белгечләрнең бер өлеше татар телен белми. Оешмаларга керсәң, мәгълүмат такталарындагы язулар да бары тик русча гына. Алай гына да түгел, кайбер...

Минемчә, соңгы елларда татар телебезнең хәле мөшкелләнә бара кебек, чөнки туган телебездә аралашучылар саны, куллану даирәсе кими.


Районның байтак учреждениеләрендә гозереңне рус телендә аңлатырга кирәк, чөнки сине кабул итүче белгечләрнең бер өлеше татар телен белми. Оешмаларга керсәң, мәгълүмат такталарындагы язулар да бары тик русча гына. Алай гына да түгел, кайбер учреждениеләрнең исемнәре дә рус телендә генә язылган. Бу хәл безнең кебек олы яшьтәге кешеләр өчен уңайсыз. Әйтик, мин үзем күп кенә рус сүзләренең мәгънәләрен дә аңламыйм, алар бит көндәлек тормышта кулланыла торган гади генә сүзләр түгел.

Белгечләр дә ике телдә аралаша алсалар яхшырак булыр иде. Минемчә, кайбер тармакларга эшкә урнашучы белгечләрнең татар телен белүләре мәҗбүри булырга тиеш. Бу уңайдан бер вакыйганы да искә аласым килә. Авылдан район үзәгенә барганда, юлда бер кызны утырттык.

Безнең белән бик яхшы татарча сөйләшеп барды. Мин аны татар кызы дип уйладым. Ә ул"Мин Югары Кармалкадан, рус кызы,- дип куймасынмы. - Балалар бакчасында эшлим. Безгә ике телне дә белергә кирәк".

Мин "Халкым минем", "Татарлар", "Кара-каршы" тапшыруларын бик яратып карыйм. Анда катнашучыларның туган җирләреннән бик еракта яшәсәләр дә, татар телендә яхшы итеп сөйләүләренә, динебезне тотып, гореф-гадәтләребезне онытмыйча яшәүләренә сокланам. Ә без үзебезнең Татарстаныбызда татарча сөйләшмибез. Ике татар рус телендә аралаша. Ата-анасы баласы белән русча сөйләшә. Шулай бервакыт авылга машина белән бер гаилә кайтып төште. Әбисе балаларны, оныкларны каршы алырга чыгып баскан. Машинадан чыккан әнисе баласына "Иди, бабушку обними!",- ди шунда. Ә бит барысы да татар, татар авылына кайтканнар.

Бүген мин рус яки башка милләт кешесенең татар телен өйрәнүләренә гаҗәпләнмим. Без үзебез телебезне кадерләмибез, аның белән горурланмыйбыз. Телебезне үзебез яратсак кына, башкалар да аны хөрмәт итәрләр.

Салихҗан Бикбов.
Бәркәтә авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined татар телебез