Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Югары Чегодай юллары гел чиста

Югары Чегодай авылында Айрат Әбделгалимов урам юлларын кардан авыл җирлеге тракторы белән чистартып тора. Бик тырыш, уңган тракторчы безне кыш буе такыр юллардан йөртте.

Иртән 6 тулганда ук, ул Иске Үтәмештән килеп, урамнарны көрәп уза. Бер карыйсың, буранлы, карлы көн булса, кич белән дә килеп җиткән Айрат. Беркайчан да эшен бетермичә киткәне юк. Ничек өлгерә генә диген?! Маллар асрыйдыр, өендә дә эше бардыр бит инде бу кешенең дип тә уйлап куям. Бик уңдык без  Айраттан, рәхмәт сиңа, энем, хезмәтең өчен.

500 сум үзсалым акчасын түләсәк түләдек, аның каравы рәхәтен дә күрәбез. Нәрсә инде ул 500 сум?! Бер тапкыр гына түлибез бит аны – русча әйткәндә, зато кыш буе урамнарыбыз чиста. Алай итмәсәк, күмәкләшеп җыелмасак, безнең урамнар кемгә кирәк булыр иде икән: каяндыр кемнедер табып, әллә никадәр түләп эшләтергә калыр иде. Әле теләсә кем синең урамыңа килми дә. Кыскасы, кыш буе юлыбыз өзелмәде, моның өчен тракторчыга да, тракторына ягулыгын, запас частен юллап йөрүче җитәкчеләргә дә рәхмәт.

 Гөлсирә Мусина.

Югары Чегодай авылы.

Фото архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X