Без гаиләдә алты бала үстек. Мин иң олысы. Шунлыктан, әти-әнигә җиңелрәк булсын дип, мәктәпне тәмамлауга ук, колхозга, Югары Кәминкә фермасына эшкә чыктым. Бу - 1973 нче еллар, сыер савучыларның бик почетлы чагы.
Ул вакытта Асия апа Ризванова, Разыя, Зәмзәмия апалар, Шәрәфәт Гобәйдуллина, Хәсәнәләр белән бергә эшләдек. Мин дә, 17 яшьлек...
Без гаиләдә алты бала үстек. Мин иң олысы. Шунлыктан, әти-әнигә җиңелрәк булсын дип, мәктәпне тәмамлауга ук, колхозга, Югары Кәминкә фермасына эшкә чыктым. Бу - 1973 нче еллар, сыер савучыларның бик почетлы чагы.
Ул вакытта Асия апа Ризванова, Разыя, Зәмзәмия апалар, Шәрәфәт Гобәйдуллина, Хәсәнәләр белән бергә эшләдек. Мин дә, 17 яшьлек кыз, алар белән беррәттән, 25 шәр сыерны кул белән саудым. Шунда еллык ярышта икенче урын алган өчен мине радиоалгыч белән бүләкләделәр. Колхоз рәисе, мәрхүм Минвәли абый Гыйләҗев, матур сүзләр белән үсендереп, аны миңа клубта тапшырды. И, и, моңа сөенгәнемне белсәгез. Бүләкне өйгә күтәреп кайткач, әтинең горурланып, мактап аркамнан кагуы да зур бәя иде... Ә радиоалгыч зур, бер өстәл кадәр диярлек. Пластинка әйләндерә торганы да бар. Минем беренче шушы зур бүләгем безнең гаиләгә озак хезмәт итте әле. Ул вакытта йортларда андый җиһазлар бик сирәк, бәясе дә арзан булмагандыр. Әмма миңа аның матди ягыннан бигрәк, эшемне күрүләренә күңелем булды. Бу тормышымда беренче уңышым. Бүләк шунысы белән кадерле иде.
Шулай язгандыр инде, тормышымдагы икенче кадерле бүләкне мин эшем белән бәйле рәвештә, олыгая төшкәч алдым. Госстрахта хезмәт куеп, пенсиягә чыгар алдыннан Мәскәүдән үк Мактау грамотасы килеп төште. Монысына да искиткеч шатландым. Ул гади кәгазь генә түгел, ә һаман да шул куйган хезмәтемә җитәкчеләремнең зур бәясе иде. Дөрес, бу бүләк "Хезмәт ветераны"н алырга да "булышты". Иминиятләү эше шундый бит ул, гел кеше белән аралашырга кирәк. Хуҗаларның акчасын алдың да, киттең түгел. Кешенең төрле чагы була бит. Шул вакытта син аның белән бергә чирлисең дә, кайгырасың, шатланасың, сер дә саклыйсың. Башкалар йортында күргәннәреңне шунда калдырасың. Бу шундый хезмәт. Берсендә шулай сугыш ветераны Хәниф абый Гыйматдиновларга баруым. Фронтовикның авырып торганын, кәефсезрәк чагы икәнен ишеттем. Аларга кергәч: "Ничек хәлләрең, Хәниф абый?" - мин әйтәм. "И, сеңелем, йортыңа елмаеп килеп кергән кешегә ничек инде начар, дип әйтәсең", дигәне истә калган. Мөхтәрәм авылдашымның бу сүзләре дә миңа кадерле бүләк булды.
Сания Нуретдинова.
Лашман авылы.
Нет комментариев