Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Әти-әнине искә төшеремәгән көн юк

12 декабрьдә әтием Наил Әхмәтҗановка 100 яшь, әтинең энесе Тәлгать абый Рәхимҗановка 83 яшь тулган булыр иде. Алар авырып та тормыйча, кинәт кенә үлеп киттеләр. Тәлгать абыйны район кешеләре, әтине авылдашлар бик хөрмәт итәләр иде. Әле хәзер дә кайткач авыл халкы: "әти-әниең бигрәк уңган-булган кешеләр иде", - диеп искә ала....

12 декабрьдә әтием Наил Әхмәтҗановка 100 яшь, әтинең энесе Тәлгать абый Рәхимҗановка 83 яшь тулган булыр иде. Алар авырып та тормыйча, кинәт кенә үлеп киттеләр.

Тәлгать абыйны район кешеләре, әтине авылдашлар бик хөрмәт итәләр иде. Әле хәзер дә кайткач авыл халкы: "әти-әниең бигрәк уңган-булган кешеләр иде", - диеп искә ала.

Әти - белән безне, 4 кызны кеше иттеләр, икебез югары белем алдык, олы пабыз арабызда юк инде. Безнең әти бик булдыклы, эшчән иде. Аның белмәгән һөнәре булмагандыр. Авыл халкына тәрәзәләр ясады, мич чыгарды, умарталар да тота иде. Әти колхоз умарталарын карады, кыш колхоз атларына чаналар ясый иде. Без дә әти ясаган чана-чаңгыда шуып үстек.

Әти сугыш ветераны, әсирлек ачысында татыган, ул турыда бик әрнеп сөйли иде. Әти белән әни динле кешеләр, биш вакыт намазны калдырмыйча, ураза вакытында ураза тотып яшәделәр. Әле әтинең җәй көне уразалы килеш безнең белән печән чапканы да исемдә. Бәркәтә халкы мәчет төзелешенә керешкәч, әти аңа да бик теләп катнашты. Мәчет тәрәзәләре - әтинең тырыш хезмәте. Олы яшьтә булса да мәчетнең манарасын күтәрешергә булышучы да ул.

Бакчада эшләргә ярата иде. 5-6 төп алмагач, шулар арасында умарта оялары. Суны инештән ташытмады әти, кое казыды, бакчага даннан сибә идек, ул вакытта кое бик сирәк кешедә генә бар иде. Әтинең уңганлыгын язып бетерә торган түгел, туганнар бергә җыелгач әти-әнине искә алып, сөйләп туя алмыйбыз. Бу язмам да алар рухына дога булып барсын, урыннары җәннәттә булсын.

Бөтен туганнары исеменнән,

Чирмешәндә яшәүче кызы Зөлхия Гатина.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Безгә язалар искә көн юк төшеремәгән Әтиәнине