Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Әти-әниләр төп ярдәмчеләребез булсын

Мәктәптә уку - бала гомерендә иң кирәкле һәм җаваплы чор. Катлаулы, һаман үзгәреп торучы шартларда яшәргә, эшләргә, тормышта үз урынын табарга сәләтле һәм шуның белән бергә югары әхлак сыйфатларына ия булган әдәпле шәхес тәрбияләү - мәктәп алдында торган төп бурычларның берсе. Бала мәктәпкә кергәч үк, аның бөтен тормышы үзгәрә. Ул...

Мәктәптә уку - бала гомерендә иң кирәкле һәм җаваплы чор. Катлаулы, һаман үзгәреп торучы шартларда яшәргә, эшләргә, тормышта үз урынын табарга сәләтле һәм шуның белән бергә югары әхлак сыйфатларына ия булган әдәпле шәхес тәрбияләү - мәктәп алдында торган төп бурычларның берсе.


Бала мәктәпкә кергәч үк, аның бөтен тормышы үзгәрә. Ул укырга, язарга, санарга һәм мәсьәлә чишәргә генә түгел, ә бәлки класста үз-үзен әдәпле тотарга, дәрестә тыныч утырырга, дәрестә сөйләгәнне игътибар белән тыңларга, сорауларга дөрес һәм тулы итеп җавап бирергә, шулай ук мөстәкыйль эшләргә дә өйрәнә.
Һәрбер әти-әни җаны-тәне белән үз баласының яхшы булуын, яхшы укуын тели. Ләкин кайберләре, баланы мәктәпкә бирдем дә эш бетте диебрәк җиңел сулап куялар. Мәктәп баланы укыта, тәрбияли - шул җиткән диеп уйлыйлар. Сүз дә юк, мәктәптә бала укый, тәрбияләнә. Ләкин хәзерге укыту программалары бик катлаулы. Дәреслекләрдәге биремнәрне бала мөстәкыйль - әти - әни ярдәменнән башка башкара алырлык дәрәҗәдә түгел. Җитмәсә, хәзерге балалар, әти-әнисенең контроленнән башка өй эшләрен эшләргә атлыгып тормыйлар. Балаларның "башларына тукып", өй эшеңне эшләдеңме, әйдә эшлик, дип, үзең әйтмәсәң, алар аны эшләргә дип тә белмиләр. Китап укуны әйткән дә юк инде. Кырык эшең кырык якта көтеп торса да, аларга компьютер булса, шул җиткән.
Безнең мәктәптә "Перспектива" мәгариф программасы актив файдаланыла. Бу программаны төзүчеләр фикеренчә, әлеге методика ярдәмендә, нәни бала шәхес буларак тизрәк формалаша, дәресләр укучыга сыйфатлы белем генә биреп калмый, ә аңа төрле яклап камилләшергә дә ярдәм итә, дип санала.
Күптән түгел мин "Ватаным Татарстан" (24.10.2013саны) газетасында басылып чыккан "Авыл балалары "Перспектива"дан интегә" дигән мәкаләне укыдым. Анда шундый фикерләр бар (цитата): - "Кызыбыз быел икенче сыйныфта белем ала. "Перспектива" программасы буенча укыйлар. Биремнәрнең күбесе аңлашылмый, шуңа күрә башта сәгатьләр буе үзебез эшлибез. Аннары шул материалны балага дөрес итеп аңлатырга да кирәк бит әле. Нәтиҗәдә, дәресләр белән кичке сәгать уннарга кадәр утырырга туры килә. Башта әллә бездә генә шундый проблема микән дип уйлаган идек, бөтен сыйныфлары белән интегәләр икән. Ышанасызмы-юкмы, укучыларның чиреккә чыгарга мөмкин булган уртача билгесе - 3,5 - 3,8 балл. Әти-әнисе дәрес әзерләргә булышмаган балалар исә, гомумән, иң артта бара".
Мәкаләдә язылганча, бу программа буенча укытуны кайберләре хуплый, ә күпчелеге каршы. Кайбер әти-әниләр мондый программа белән эшләүче мәктәпләрдән балаларын, авыр дип, хәтта башка мәктәпкә күчерергә мәҗбүр булганнар. Димәк, монда уйланырлык нәрсәләр бар.
Буш вакыт... Кем генә аның күбрәк булуын теләми икән? Иң мөһиме - үз вакытыңа зур байлык итеп һәм хөрмәт белән карау - һәр кеше ия булырга тиешле мәҗбүри сыйфат ул.
Укучының өйдә дәрес хәзерләвен, аның вакытын дөрес бүлә алуын әти-әни оештырырга тиеш. Кызганычка каршы, кайбер әти-әниләр бу мөһим эшкә җитәрлек игътибар итмиләр.
- Эштән соң кайтам, арып кайтам, тегесен-монысын эшлим дә бала белән утырырга вакытым да калмый минем, - дип бөтен йөкне мәктәпкә аударырга тырышалар. Ләкин, хөрмәтле әти-әниләр, сезнең балагызның язмышы сезне күбрәк борчырга тиеш түгелме соң? Үз әти- әнисе дә кайгыртмагач аларны кем кайгыртыр? Бөтен авырлыкны укытучы җилкәсенә генә ташларга җыенасызмы?!. Көндәлек тормыштагы мәшәкатьләрдән тыш бала язмышын кайгырту да сезнең вазифага керә бит. Әйтик, ни өчен без өй төзегәндә аның нигезен нык итеп ясарга тырышабыз?! Шуның кебек, башлангычта салынган нигез нык икән, киләчәктә белем алуы күпкә җиңелрәк була. Бу эшне укытучы күпме генә тырышса да, әти-әни ярдәменнән башка ялгыз гына башкарып чыга алмый. Хөрмәтле әти-әниләр, булышыгыз балаларыгызга! Контрольләгез аларны! Бу сезгә үтенеч тә, таләп тә. Программа авыр дип зарлансак та, кирегә юл юк. Өстәвенә хәзерге укучылар элеккеге кебек традицион имтиханнар гына биреп котыла алмыйлар, алар БДИ (Бердәм Дәүләт Имтиханнары) тапшырырга тиеш, ә моңа башлангыч сыйныфтан ук әзерләнә башларга кирәк. Вакыт су агымы кебек бик тиз үтә, быел булмады инде, киләсе елдан "әбәзәтилне" әзерләнә башлыйм дигән сүзләр - ул буш сүзләр.
Менә шулай бервакыт хезмәттәшләрем белән бу темага фикер уртаклашканда арадан берсе шундый хәлгә юлыкканын сөйләде: - Бер әни икенчесенә зарлана: балам 1 нче сыйныфка укырга бара, бел­мим, укый алырмы инде-юкмы?- дип әйтте. Аңа каршы икенчесе: - Укытучысы "подход" тапса укыр, - дип җавап кайтарды ди. Янәсе, укытучының эше шул - эшләсен. Әйе, укытучы эше бик җаваплы, бик күп энергия һәм көч, сабырлык таләп итә торган эш. Ләкин хөрмәтле әти-әниләр шуны аңласын иде: укытучы дәрестә күпме генә тырышып - тырышып аңлатса да, әгәр укучы тыңламаса, кайткач кабатламаса, әти-әни булышмаса аның нәтиҗәсе булмый. Кайбер балалар игътибарсыз, хәтерсез. Ә 45 минутта гына бала яхшы укысын өчен барысын да эшләп бетерү һич мөмкин түгел. Дөрес, бер яктан, укытучы эше җиңеләйде хәзер. Әйтик, һәр бүлмәдә диярлек интерактив такталар урнаштырылган, компьютерларыбыз бар. Дәресне җанландырып җибәрү өчен рәсемнәр, презентация­ләр күрсәтеп була. Бик күп методик әсбаплар басыла. Тик, хәзерге, XXI гасыр балаларын моның белән генә кызыксындырырмын димә. Шуның өчен укытучылар яңа методлар, яңа алымнар кулланырга, һәрдаим эзләнергә мәҗбүр.
Шунысы сөенечле, кайбер әти- әниләр баласының укуы белән даими кызыксынып торалар. Укытучыны күргән саен аның укуын сорашалар, өйдә һәрвакыт өстәмә эшләр башкаралар. Төрле өстәмә материаллардан, тест китапларыннан файдаланалар. Андый әти-әниләргә чын күңелдән бик зур рәхмәт.
Укытучы кушкан эшләрне балаларына үзләре үк эшләп бирүче әти-әниләр дә юк түгел. Әлбәттә, алар кызлары яки улларына ярдәм итү нияте белән эшлиләр, ләкин бик нык ялгышалар. Чөнки мондый очракта бала күзәтүче хәлендә кала һәм тора бара аңа бөтенләй күнегеп китә. Әгәр башын ватасы килмәсә, әнисен генә чакыра, һәм дәрес хәзерләү өчен әнисен генә көтәчәк. Өй эше хәзерләгәндә башта кагыйдәне ныклап өйрәнәсе урынга, бала өй эшенә тотына. Ә кайберәүләр кабатлап та тормый. Моңа юл куярга ярамый. Башта дәрестә бирелгән материалны кабатласын, кагыйдәне ныклап үзләштерсен, менә шуннан соң гына бала өй эшен тиз һәм җиңел эшләр.
Балада бу эшне дөрес оештыру күнекмәсе булдыру, аңарда нык ихтыяр тәрбияләү бик әһәмиятле. Ә андый тәрбия үз алдыңа ачык максат куярга һәм шуңа ирешү өчен бөтен көчеңне, сәләтеңне һәм игътибарыңны тупларга өйрәнүдән башлана. Әгәр шундый сыйфатларга ия булмаса, иң сәләтле бала да укуда уңышка ирешә алмый. Шуның өстенә аның дәрес хәзерләү өчен махсус урыны да булырга тиеш. Телевизор эшләп торган җирдә укучы дәрес хәзерләргә тиеш түгел. Кайчан хәзерләсә дә, барыбер түгелмени диеп кул селтәргә ярамый. Кайбер балалар өй эшен кич сәгать7, 8 җиткәч кенә әзерли башлыйлар, 1сәгатьтән соң инде аларның йокы вакытлары җитә.Тиз арыйлар һәм йоклап киткәннәрен сизми дә калалар. Нәтиҗә...?!
Кече яшьтәге мәктәп баласы дәрес әзерләргә тиз генә керешеп китә алмый. Эшкә тотынгач та, еш кына игътибарын читкә юнәлдерә. Я берәр уенчыгы күзенә чалына. Шуңа күрә аның эш өстәлендә, уку -язу әсбапларыннан тыш, берни булмаска тиеш.
Дәрес хәзерләү өчен кирәкле ручка, карандаш, линейка кебек әйберләрне бала алдан ук хәзерләп куярга гадәтләнсен. Югыйсә, эш барышында аларны эзләп, игътибарын читкә юнәлдерәчәк һәм шактый вакыты әрәм булачак. Күп баланың еш кына йә китабы, йә дәфтәре өйдә кала. Сорасаң: "Әни тыкмаган",-дип җавап кайтаралар. Шуның өчен дәрес хәзерләп бетергәч, иртәгә мәктәпкә алып барасы әйберләрен әзерләп бала сумкасына үзе салып куярга өйрәнсен. Баланы мәктәпкә йөри башлаган көннән үк тырышып, бөтен көчен куеп укырга, язарга, өйгә бирелгән эшләрне мөмкин кадәр тизрәк, әмма чиста һәм пөхтә итеп эшләргә өйрәтү бик әһәмиятле. Чөнки, класстан класска күчкән саен, өй эшләренең күләме арта һәм ул аларны эшләп бетерү өчен бик күп вакыт сарыф итәчәк.
Татарларда "Белмәү гаеп түгел, белергә теләмәү гаеп" дигән мәкаль бар. Белем алу - авыр хезмәт. Ул зур тырышлык,түземлелек һәм киеренке эш таләп итә. Әйткәнемчә, программалар елдан ел катлаулана бара, әти-әниләр авырсынырга, аңламаска да мөмкиннәр. Интернет челтәрендә хәзер нинди генә материаллар, информацияләр юк. Шуңа күрә мин әти-әниләргә шушы интернет челтәреннән файдаланырга, белем һәм тәрбиягә кагылышлы төрле матбугатка,бигрәк тә "Гаилә һәм мәктәп" журналына язылырга тәкъдим итәр идем.
Хөрмәтле әти-әниләр, әйдәгез, балага белем һәм тәрбияне бердәм булып бергәләп бирик. Бары бергәләп эшләгәндә генә без бу авырлыкларны җиңәрбез һәм зур уңышларга ирешербез.
Зөлфия Гыйниятуллина,
Лашман урта гомумбелем мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined мәктәп тормышы