Һәр чорның – үз кызыгы
Күптән түгел генә, мәктәбебезнең Туган як тарихы музее каршындагы түгәрәккә йөрүче балалар безне - әбиләрне кунакка дәштеләр. Минем оныгым Чулпан да, шушы түгәрәккә йөреп, авылыбызның тарихы, гореф-гадәтләре белән таныша. Музейга килгән кешеләр үзләренең нәсел җепләрен, шушы мәктәптә белем алган укучыларның фотоларын, халкыбызның көнкүреш җиһазларын күрә алалар. Мәктәп бүлмәсе гади авыл...
Күптән түгел генә, мәктәбебезнең Туган як тарихы музее каршындагы түгәрәккә йөрүче балалар безне - әбиләрне кунакка дәштеләр.
Минем оныгым Чулпан да, шушы түгәрәккә йөреп, авылыбызның тарихы, гореф-гадәтләре белән таныша. Музейга килгән кешеләр үзләренең нәсел җепләрен, шушы мәктәптә белем алган укучыларның фотоларын, халкыбызның көнкүреш җиһазларын күрә алалар.
Мәктәп бүлмәсе гади авыл кешесенең өен хәтерләтә иде. Табында халкыбызның милли ризыклары урын алган. Балалар зур самоварда кайнатылган чәй эчтеләр, агач кашыклар тотып ашадылар. Үткән гасырның тәмле ризыклары гына түгел, халкыбызның эш кораллары да балалар да кызыксыну уятты.
Бу очрашуга балалар да, өлкәннәр дә элеккегечә киенеп килделәр: аякларда-галош, өстә - балаитәкле күлмәкләр, чиккән алъяпкычлар. Кичәдә балалар әбиләренә җыр- биюләр башкардылар, әбиләр дә оныкларга элеккеге җырларны җырлап, уеннарны уйнап күрсәттеләр. Элек без уйный торган уеннар тынычлыкка, дуслыкка, фикерләргә, тиз хәрәкәтләнергә өйрәтә иде. Балалар ул уеннарны бик тиз үзләштерделәр.
Һәр буынның үз уеннары, үз кызыгы. Безнең яшьлекнең дә кызык та, авыр да вакытлары булды. Хәзерге рәхәтлек югалмасын, балалар бу заманның кадерен белеп яшәсеннәр иде.
Миңнегөл Әгъзамова.
Түбән Кәминкә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев