Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Әниләр һәйкәлгә лаек

Район үзәгендә әниләргә һәйкәл булдыру турындагы тәкъдимне күптән ишеткән идем, район газетасы битләрендә дә бу хакта үз фикерләрен белдерүчеләр булды. Минем дә үземнең уйларымны газета укучыларга җиткерәсем килә. Сугыш елларында, сугыштан соңгы елларда көнне-төнгә ялгап колхозда эшләгән, йортын да алып барган, балаларын да ач-ялангач итмичә тәрбияләгән һәр әнигә - хатын-кызга...

Район үзәгендә әниләргә һәйкәл булдыру турындагы тәкъдимне күптән ишеткән идем, район газетасы битләрендә дә бу хакта үз фикерләрен белдерүчеләр булды. Минем дә үземнең уйларымны газета укучыларга җиткерәсем килә.

Сугыш елларында, сугыштан соңгы елларда көнне-төнгә ялгап колхозда эшләгән, йортын да алып барган, балаларын да ач-ялангач итмичә тәрбияләгән һәр әнигә - хатын-кызга һәйкәл куярлык. Ирләре сугышта үлеп, ялгызлары балаларын үстергән авылдашларны беләм. Үзебезнең җеңги дә гомере буе ирен көтеп яшәде, өч баласын аякка бастырды.
Район үзәгендә шундый бер һәйкәл торгызылса барлык әниләргә дә зур хөрмәт булыр иде. Аны төзүгә акча җыярга тәкъдим итсәләр, минем уйлавымча, берәү дә каршы килмәс кебек.
Инде үзем күптән әби булсам да, әниемнең (Керкәледән Разыя Хәйруллина -Ногманова) дөньядан китүенә 11 ел вакыт үтсә дә, аның әйткән сүзләре, биргән киңәшләре бүген дә күңелемдә. Балаларыма да, оныкларыма да әнине үрнәк итеп куям.
Әнинең яшьлеге авыр сугыш елларына туры килә. Сугыштан соң әти белән гаилә корып 9 бала тәрбияләп үстерделәр. Әни бөтен эшкә дә ничек өлгерде икән?! Көннәре колхоз эшендә үтте. Бакчада суганны күп үстердек, йорт тулы мал-туар, кош-корт, тегүен дә текте, хәтта күрше авыллардан да килеп заказ бирә иделәр.
Безнең абзарда сарыклар гел күп булды. Әни сарык йоныннан бияләй-оекбашлар гына түгел, кофталар, шәлләр, шапкалар да бәйли иде. Хәтта сарык йоныннан юрган да сырды. Ул бу һөнәрләрне безгә дә өйрәтте. Әнигә туйга күмәч салып бирүен сорап килүчеләр дә күп иде.
Без газета-журналларны гел күп алдырдык. Гади авыл хатынының шулкадәр белемле булуына исем китә. Әни аларны үзе укыганда астына сызып калдырып, кайткач безгә шуларны укыта иде. Бу бит тәрбиянең бер алымы булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы һәйкәлләр