Һәйкәлләр тег белән яңалыклар
-
Чирмешәндәге һәйкәл һәрберебезнең әнисенә булыр иде
Ничә яшьтә генә булсак та, безнең өчен әни иң кадерле һәм газиз кешеләрнең берсе булып кала. Авыр вакытларда без аның ярдәменә таянабыз, акыллы киңәшләренә колак салабыз. Инде шактый олы яшьтә булсам да, бүген дә әниемнең җылы кулларын, йомшак сүзләрен, безнең өчен җанын да бирергә әзер булуын искә алам. Сугыш һәм...
-
Чирмешән районы әниләре һәйкәлгә лаек
Бөек Ватан сугышы башланганда, минем әнигә 13 яшь була. Ул вакытта япь-яшь кыз балалар да колхозда нинди генә эшләр башкармаган. Хәтта урман да кискәннәр. Сугышка алынмаган картлар урманны төптән еккан, ә балалар агачларны бунап барганнар. Ни генә дисәң дә, дәүләт армиягә алынучыларны баштанаяк киендереп, начармы, яхшымы, аларны тук итү ягын...
-
Әниләр һәйкәлгә лаек
Район үзәгендә әниләргә һәйкәл булдыру турындагы тәкъдимне күптән ишеткән идем, район газетасы битләрендә дә бу хакта үз фикерләрен белдерүчеләр булды. Минем дә үземнең уйларымны газета укучыларга җиткерәсем килә. Сугыш елларында, сугыштан соңгы елларда көнне-төнгә ялгап колхозда эшләгән, йортын да алып барган, балаларын да ач-ялангач итмичә тәрбияләгән һәр әнигә - хатын-кызга...