Чирмешән яңалыклары

"Безнең Чирмешән" газетасы - Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безгә язалар

Яшәүче авылы янындагы Кирлемар тавында истәлек ташы куясы иде

Хөрмәтле редакция! Җәмәгатьчелек тарафыннан искә алынган һәм илебез тарихында тирән эз калдырган, узган гасырның 1930-1937 нче елларында булып үткән репрессияләр безнең нәселебезгә дә кагыла. Ә нәселебез XVIII гасырда, хәзерге Әлмәт районы Тайсуган авылының данлыклы мәдрәсәсе җитәкчесе Габдрахман хәзрәттән килә. Габдрахман хәзрәтнең тамырлары Бикчура ханга барып тоташа.

Габдрахман хәзрәтнең нәсел дәвамчылары әтием ягыннан бабамның бабасы Габделкаюм, аның бертуганы Габделфәттах Түбән Шәлчеле (хәзерге Лениногорск районындагы Түбән Чыршылы) мәдрәсәсендә эшләгәннәр, калган уллары аталары вафатыннан соң Тайсуган мәдрәсәсен җитәкләгәннәр. Атаклы галимебез Ризаэддин бине Фәхреддин 1869-1889 елларда 20 ел буена Түбән Шәлчеле мәдрәсәсендә укыган һәм үзе дә дәрес биргән. Ул Габделфәттах хәзрәтне гомере буена "остазымыз" дип искә ала. Бу кешеләрнең тәрҗемәи хәлләрен үзенең "Асар"ында язып чыга Ризаэддин бине Фәхреддиннең әбисе (әнисе Мәүһүбә абыйстайның әнисе) Фәрхиҗамал без искә алган  Габдрахман   хәзрәтнең оныгы (улы Гыйсмәтулланың кызы) була.

 

Габдрахман хәзрәтнең оныгы Габделкаюмның улы Самат мулла Кара Чишмәгә - әнисе һәм бабасы авылына килеп урнаша. Ризаэддин бине Фәхреддин "Болгар һәм Казан төрекләре" әсәрендә Габделсамат хәзрәт турында "үз гасырының өстен, олы шәхесләреннән иде" - дип яза. Минем бабам (әтием ягыннан) Мөхәммәтзәки, калганнары - Мөхәммәткави, Мөхәммәтәдип, Сөләйман, Мөхәммәтләбип - Габделсамат хәзрәтнең уллары була. Бабам Мөхәммәтзәкинең балалары: Кәүкәб, Мөхәммәтгаяз, Шакирә, Габделәхәт (минем әтием).

 

Нәселебез турында әти-әниемнән ишеткәннәр өзек-өзек кенә хәтердә калган. Алар безгә - балаларына күп сөйләмәделәр, безгә авырлык килмәсен дип уйлаганнардыр инде. Авылдашыбыз Илдар Кыямов үзенең "Кара Чишмә карьясе" - дигән китабында күп эзләнүләр һәм архив материалларын кулланып, "Динем - ислам" бүлегендә нәселебез тарихын системалы рәвештә яктырта. Без, карачишмәлеләр аңа бик рәхмәтле; һәммәбез өчен дә китапның дөнья күрүе зур вакыйга булды, Аллаһы Тәгалә аңа исәнлек-саулык һәм хәерле гомер бирсен. Буыннан-буынга хәзрәтләр нәселе килгәнлектән, илебез тарихында булып үткән репрессияләр безнең нәселебезне дә читләтеп үтмәгән.

 

Әтием ягыннан бабам Мөхәммәтзәкинең бертуган абыйсы Мөхәммәткави 1930 нчы елда ГПУ өчлеге тарафыннан хөкемгә дучар ителә. Илдар Кыямов "Кара Чишмә карьясе" китабында, архив материаллары нигезендә кардәшебез Мөхәммәткавинең ачы язмышын сүрәтли. Кардәшебез Казанда Шиһабетдин әл-Мәрҗани мәдрәсәсендә гыйлем алган, бик инсафлы, тәкъва кеше була. Авылда иң озак, 55 ел чамасы имамчылык кылган шәхесебез була ул!

 

"Авылда халык арасында абруе зур булып та, аңа да, "колзозга каршы котырту, Совет мероприятиеләренә "аяк чалу" (58.10нчы сәяси мәддәсе) нигезендә чара күрелә", - дип яза Илдар Кыямов.

 

“Кави хәзрәтнең "Дәүләт соңгы икмәген алса, крәстиән ач калачак", - дигән сүзен куштаннарның берсе өстәгеләргә ирештергән, ахры.

 

Кантон "өчлеге" 1930 елның 13 апрелендә (Вахитов, Снежнов, Попов һәм Күтәмә волость комитеты секретаре катнашында) Кави Саматовны "III категориягә күчерергә" дигән карар чыгара. Әлеге документның 25нче битеннән күренгәнчә, волость "тройка"сы шул ук елның 5 апрель утырышында Мотыйгулла Хәйретдиновка, Морадым Хәеров, Рәхим Биккуловка карата: "восстановить, как неправильно раскулаченных граждан" дип карар чыгара. Өченче категориягә авыр җәзалар каралмаган була. Ләкин золымга дучар авылдашлар язмышына бу карар барыбер хәерле үзгәреш китерми...

 

ГПУ «өчлеге» тарафыннан Кави мулла 1930 елның 26 маенда янә хөкем ителә. Кави Саматовка бирелгән характеристика архивта сакланып калган. Менә ул: “До революции хозяйство было кулацкое, занимал должность указного муллы, засевал и занимался хлебопашеством. Имел 2 лошади, 2 коровы, 10 овец, эксплуатировал чужой труд. К 1917 году хозяйство было одинаковое. С 1917 по 1924 год хозяйство без изменений, с 1924 по 1927 год имел сепаратор. Эксплуатировал чужой труд, был ярый церковник, противник Советской власти. С 1927 по 1930 год хозяйство было одинаковое. Лишен избирательных прав. Обложен индивидуальным налогом, для общества – вредитель. Был оштрафован за неповинности, за что раскулачили имущество. Ведет скрытую агитацию с кулачеством и активное выступление против мероприятий против Советской власти, за что был арестован ГПУ. К моменту раскулачивания имущества имелось на сумму 129 рублей 83 копейки”.

 

1929-1930 елларда Кави Саматовның авыл хуҗалыгы салымы – 113 сум19 тиен. Шуның кадәр үк “самооблажение чәпәгәннәр”. Моннан тыш, 14 сум 05 тиен страховой түләүләре дә бар әле. Кыскасы, мулла гаиләсе ач үлемгә дучар ителгән. “Син үзең нәрсә ашыйсың соң?” – дип кызыксынучы табылмаган...

 

1930 елның 8 мартында Саматовларның яртылаш ишелгән таш абзарын сүтеп алалар; мичнең казанын да кубаралар; бер олау саламны, 18 тавыгы белән бер күркәсен дә онытмыйлар. Хәтта агач кашыкларына кадәр “яңа оешкан колхоз файдасына” тартып алалар. “Туганнар булгач, тугыз яшемдә чакта Сания апа янына” (Әбүбәкер Гарифуллиннарга – И.К.) баргалый идем, - дип искә ала Шәфика Кави кызы Саматова-Мостафина. – Алар келәткә куып чыгарылгач та сыер асрадылар. Ишек төбенә килеп басам да терәлеп торам инде, китмим. Ашыйсы килә, өйдә барыбер бернәрсә дә юк... Шулай басып торганнан соң, Әбүбәкер абзый: “Утырасыңм инде син, юкмы?” – дип, мине чакырып ала иде.

 

Югарыдагы архив эшенең 14 нче битендәге карар: "Раскулачить полностью и лишить земельного надела с выселением за пределы Татарской Республики". Бу карар да җиренә җиткерелә. Кави мулланы, икенче категория кулак санап, 5 елга концлагерьга - Архангельскига озаталар. 1930 елның 11 мартында тутырылган шәхси карточкасында хәзрәтнең армияләрдә хезмәт итмәгәнлеге, сайлау хокукыннан мәхрүмлеге, мулла буларак гошер-фитыр сыйфатында керем алуы, кустарь хуҗалыгы тотмавы, төрле партияләрдә хиспланмавы әйтелә.

 

“Открыто в вилочном восстании не участвовал, побуждая на это лишь зажиточную и кулацкую часть. Саматов мулла – ярый церковник, систематически ведет агитацию против мероприятий Советской власти, организуя вокруг себя кулачество и церковников. Результатом чего 22 февраля было организовано женское выступление против колхоза. Имел 2 лошадей, 2 коровы, 10 овец, сепаратор. Отец его Каюм тоже был мулла. Сам исполнял обязанности указного муллы, живя за чужой труд и параллельно с этим занимался сельским хозяйством, эксплуатируя чужой труд. Был против просветительской работы крестьянских масс, особенно женщин. С 1921 года часть имущества продал ввиду перехода на другую работу на должность муллы. В это время имел сепаратор. Имущество его распродано для покрытия штрафов. Сам взят органами ГПУ и выслан в Архангельск”.

 

Болардан кала, хәзрәтнең авыл җәмгыятеннән алган 2 гектар аерым җире барлыгы, 700 сумлы мөлкәтенең икмәк бурычы хисабына колхозга алынганы, 1917 елга кадәр сезонлы эшче итеп Мингалим Шәрәповны тотуы, 1924-1928 елларда даими эшкә Имам Мәсләховны җәлеп итүе дә телгә алынган. 1922 елдан 1928 елга кадәр исә: “Фәкыйрьләрдән җирләрне көчләп алып, 5 гектарлап чәчте”, - дигәнен дә карандаш белән өстәп куярга онытмаганнар. Иң кызыгы шунда: 2 гектарның санын 5легә төзәткәннәр. Дошман эзләгәндә бөтен чаралар да килешә, дигәннәрдер инде. Кәгазь чыдый бит ул! Әнә нинди гаепләр ташлана Мөхәммәткави хәзрәткә. Үзенә инде алтмыш биш яшь, карчыгы Зөһрә 40 яшьтә, улы Хәмиткә – 22, авыру кызы – алты яшьлек Мәхрүзә һәм өч яшьлек сабый Шәфика бар. Гаиләсе 3 категориягә күчерелә, чөнки бердәнбер эшкә сәләтле кеше – хатыны Зөһрә абыстай кала. Ул да, бала имезү сәбәпле, Советка бил бөгәрлек хәлдә түгел. Ахры, шуңадыр, ГПУ шымчылары аның хакында: “Особо компрометирующих материалов нет. Как жена муллы воспитана в духе духовенства”, - дип язарга мәҗбүр була. Кави мулланың эшкә ярардай икенче улы Хәмит Үзбәкстан ягына чыгып киткән. Шуңа да гаиләнең бүтән кешеләре авылда калдырыла. Физик хезмәткә ярамаган бала-чаганың Совет хөкүмәте өчен үз өендә торып калуы хәерлерәк булгандыр.

Авылда хәзрәткә карата язылган характеристикадан өзек: “Беренче Май районы, Кара Чишмә авылы ярлы батраклар һәм Совет әгъзаларының 26 март, 1931 ел, 1нче номерлы беркетмәсеннән күчермә тыңланды. Язылган имуществосы суммасы: 19 сум 15 тиен. Бар да конфискацияләнгән. 1917 елга кадәр төп ата-бабадан, мулла булып, кеше көче белән көн күреп килгән. Төп кәсебе – игенчелек. Шулай ук, 1917 елдан 1929 ел уктябер аенда муллалыгын ташлап, шуңгыйнча кеше көче белән файдаланып, халыклар өстеннән көн күргән кеше. 1929 елда индивидуаль рәвештә 100 тәңкә налог түләгән. Каты икмәк заданьесы салынган. Түләмәве карышканына биш крат белән страховой тәртиптә түләтелде. 1930 елда кулакларны сыйныф буларак бетерү вактында раскулачить ителеп, үзе ГПУ тарафыннан гаепләп алып кителде. Хәзер дә хөкем астында. Семьялары 3нче категориягә эләккән. Саматовның артык дин агуы белән агулануын искә алып, дин рухание икәнлеген күздә тотып, Совет әгъзалары һәм ярлылар тарафыннан шул (икенче – И.К.) категориясендә калдырырга тәкъдим ителә”.

 

Кави хәзрәтнең Архангельскида икәнен ишетеп, олы улы Габделхәй читтә күп йөргән, дөнья күргән авылдашыбыз Мәгъсүм Моратшинны алып, шыпырт кына, юлга кузгала. Эзли-сораша торгач, тиешле урынга барып хәзрәтне табалар. Ул мескен ачлыктан хәер сорашып йөри торган була. Күзәтеп торганнар да, аның янына килгәннәр. Боларны танып алгач, хәзрәтнең соранып җыйган икмәкләре кулыннан җиргә коела... Кави бабай, аларга чытырдап ябышып: “Мине монда калдырып китмәгез!” – дип яшь түккән. “Алай ярамый, әти, - дигән Габделхәй. – Син хәзер барагыңа кайт, күңелең тыныч булсын, берәрне кун! Икенче көнне тагын чыгарсың. Шуннан алып китәрбез!..” – ди.

 

Һәм шулай итәләр дә. Габделхәй качарга булышкан тоткыннарга берәр кап тәмәке, бераз ризык талоннары бирә, алар әлеге каһәрләнгән җирдән хәзрәтне озатырга бик нык ярдәм итәләр. Каяндыр ат та яллап куйган булалар. Шуның белән якындагы станциягә хәтле барып, Мәгъсүм абзый, хәзрәт һәм аның улы поездга утыралар.

 

Бу хәл 1933 елда булганга охшый. Аны эзәрлекләп артыннан килүче күренми. Шулай да, замананың ниндилеген истә тотып, Габделхәй әтисен авылга алып кайта да, төнлә карчыгы, балалары белән кыска вакытта гына күрештереп, барыбер тынгы бирмәсләр, дип читкә алып китә (Чептура шәһәренә булса кирәк). Соңрак гаиләне дә читкә алдыра. Бу вакытта инде аның карчыгы Зөһрә абыстайга да нык каныккан булалар. Ул, Бәркәтәгә китеп, посып яшәгән. Барып, эзләп тә йөргәннәр. Авыл Советы рәисе Сәгъди бабай, яклап, булышып калганга охшый. “Авылга кайтмыйча торсын әле!” – дип, Бәркәтәгә шыпырт кына нәкъ менә ул хәбәр бирдерткән, ахрысы. Шулай да мулла хатынын беркем дә яклап кала алмый: аны баласы белән Магнитогорскига озаталар...

 

Казанның Кол Шәриф җәмигъ мәчетендә репрессияләнгән муллалар исемлеге язылган затлы кенәгә куелган. Анда Кави хәзрәтнең дә исеме кертелгән”...

 

Мөхәммәткави мулланың бөтенләй авылга кайтуы 1940 елларда була. Кайткач та үз йортына кертмиләр аны. Аңа гаиләсе белән бергә Шакир бабайның мунчасында яшәргә туры килә. Күпмедер вакыттан соң авылдашлар мунчадан әз генә зуррак кечкенә йорт салалар, вафатына кадәр ул шунда яши. Үзем дә аларга еш керә идем. Әти белән сөйләшеп утырырга ярата иде, күп вакыт бездә булды. Яшәгән еллары: 1868-1953.

 

“Мөхәммәткави белән бертуган Мөхәммәтләбип Габделсамат улы Саматов (1877-1919). Моның язмышы тагын да катлаулырак. Бу - Самат мулланың төпчек улы. Егет бик тә белемле, мөстәкыйль фикерле була, күп телләр белә. Җырлап җибәрсә, бөтен авыл белән тын калып тыңлаганнар - тавышы шул дәрәҗәдә матур, моңлы булган. Ләбип Кара Чишмәгә дә килеп йөри. Авылның метрика кенәгәләрендә ул, никахларда шаһит вазифасында еш очрый - димәк, хөрмәтле һәм тәкъва кеше саналган. Советның тәүге елларында ук аны атырга хөкем итәләр. Казаннан кайтып барганда, Кама елгасында кулга алып, ату карарын җиренә җиткерергә тиешлекләрен әйтәләр. Ләбип мулла үзенә ун минут вакыт сорый. Су буена килеп тәһарәт ала, намаз укый; шуннан соң үтерүчеләр каршысына килеп баса да, болай ди: "Минем намазым тәмам... Кемнәрнедер атып үтерергә мөмкин, ләкин сез исламны бетерә алмаячаксыз. Ислам - Аллаһтан килүче хак дин, ул - мәңгелек! Шуңа күрә, сез аны һичничек җир йөзеннән юк итә алмаячаксыз. Моны тормыш раслар әле!.."

 

Калеб түреннән чыгучы әлеге ихлас сүзләрне җәлладларның берничә мылтык тавышы өзә... Ләбип хәзрәтнең кабере дә билгесез. 1920 еллар уртасында Кави хәзрәтнең капка урынына аркылы киртә генә куелган ихатасына күн пәлтә кигән атлы ир-ат килеп туктый. Өй эчендәгеләр, хәзрәтне алырга килгәннәр икән, дип кайгыга төшәләр. Әлеге ир, атын бәйләп өйгә керә дә, сәлам биреп Кави Саматовны сорый. Хәзрәтне ул су буена алып төшеп китә. Шунда аңа Ләбипнең соңгы минутлары турында сөйли. "Мин Ләбипне атуда катнашкан дуатымның әманәтен җиткерергә килдем. "Кардәшләре миңа рәнҗеп ятмасыннар, без әмер буенча эш иттек бит..." - дигән сүзләрен дә тапшыра ул” (И. Кыямовның “Кара Чишмә карьясе” китабыннан өзек).

 

Әтиемнең апасы Шакирә дә гаиләсе белән репрессиягә дучар ителә. Аның ире Муса хәзрәт бик тәкъва, гыйлемле һәм тыйнак кеше була. Себергә сөрелү куркынычы булгач, алар ике кечкенә балалары (Рифкать, Ләмига) белән безгә - Кара Чишмәгә кайталар. Муса хәзрәт печәнлектә качып ята, Шакирә апа балалары белән бездә яши. Әнием Рәшидә ашлар, коймаклар пешереп, аларны ашата торган була. Ә Муса хәзрәт печәнлектә елый-елый дога кыла, шулай үзенең рәхмәтен белгертә.

 

1930 елның көзендә гаиләне кечкенә балалары белән бергә Кирлемар тавына сөрәләр. Ялангач тау башы. Торыр урын, ашарга ризык юк. Салкын. Берничә көннән соң, мунча кебек кечкенә генә өйнең буш икәнен күреп алалар. Өй хуҗалары әллә качкан, әллә үлеп беткәннәр. Шакирә апалар шул өйгә кереп урнашалар. Ләкин ашарга ризык юк. Кайбер көннәрдә кичләрен кача-поса тирә-як авыллардан кешеләр азык-төлек китерәләр. Ачлыкка интеккән лишуннар ("лишенные прав" - сүзләреннән алынган) күрше авылларда хәер сорашып та йөриләр. Халык өшеп һәм ачтан күпләп үлә башлый. Аларны якынырак авылларның зиратларына күмәләр. Ач-ялангач хәлдә, күп михнәтләр күреп шулай яшәгәндә өйне яшен суга, янгын нәтиҗәсендә болар өйсез калалар. Яңадан Кара Чишмәгә кайтырга туры килә.

 

Озакка сузмыйча, тиз арада әти сыерын сата, шул акчага аларны Уфа якларына озата. Барган җирләрендә балаларны укырга алмыйлар. Шунлыктан, Шакирә апа гаиләсе белән Ленинградка Кәүкәб апасына китә. Ләкин, кая барсаң да, кара сакалың үзеңнән калмый, - диләрме, кулак баласы булганлыктан, монда да балаларга уку бәхете тими. Аптырагач, Шакирә апа Кәүкәб апасының улы Хәләфкә Рифкатьне адаштырырга куша, беспризорник булса, балалар йортында укытырлар иде, - дип Хәләф абый Рифкатьне Ленинград урамнарында йөртеп карый, ләкин җәлләп, кире үзе белән өйләренә алып кайта. Инде Шакирә апа да кайгыруыннан елап беткән була, алар берничә көннән яңадан Уфага кайтып китәләр. Шакирә апа бер мәктәпкә җыештыручы булып урнашканнан соң, мәктәп директоры балаларны укырга ала. Алар яхшы укыйлар, тормышлары рәтләнеп китә. Балалар үсә, ләкин, сугыш башлана.

 

Сугыштан Рифкать абый бик нык яраланып кайта. Ул алты ел урын өстендә ята. Шакирә апа шул еллар дәвамында аны үзе кашык белән ашатып тәрбияли. Һаман да терелмәгәч, Рифкать абый министр исеменә хат яза. Шуннан соң аны яхшылап дәвалый башлыйлар. Һәм ул аякка баса. Укый, эшли, Уфаның дәрәҗәле юристларының берсе була. Гаиләсе белән яңадан кушыла. Алар безгә - Кара Чишмәгә кайтып йөриләр иде. Ләмига апа да юрист һөнәрен сайлый, Сибай шәһәрендә яшәп, дөнья куя.

 

Тәкъдирдә билгеләнгәнчә, нәселебезгә туры килгән язмышлар, кыскача, шундый.

 

Әгәр дә, Кирлемардагы лишуннар вакыйгасына аерым тукталабыз икән, минемчә, бу коточкыч фаҗигале хәлләрне һич тә онытырга ярамый. Ә вакыт үтә, бу хәлләр турында ишеткән кешеләр дә бакыйлыкка күчә. Алардан соң килгән буыннарга да бу фаҗигаләр турында аңлату мөһим. Хәтеребезне яңарту, үткәннәрне искә төшереп, алардан гыйбрәт алу киләчәгебез өчен дә бик кирәк.

 

Шунлыктан, Кирлемар тавында газаплы үлемгә дучар булган халкыбызны дога белән искә алу өчен бер урын булдырырга, аңа истәлек ташы куярга, шул тирәгә агачлар утырту һәм башка чаралар киләчәк буынны тәрбияләүдә әһәмиятле гамәлләр булыр иде.

 

Кыямәт көнендә барыбыз да, үзебезнең гамәлләребез өчен җавап бирәбез. Ә шушы гаделсезлекләрне искә төшереп, аларны киләчәктә булдырмаска тырышу - һәрберебезнең дә изге бурычы булып тора.

 

Коточкыч михнәт эчендә гаделсезлек белән рәнҗетелгән, вакытсыз үлемгә дучар булган лишуннарның Аллаһы Тәгалә гөнаһларын ярлыкап, урыннарын җәннәттә кылса иде. Мондый фаҗигаләрнең кабатлануыннан Аллаһ Үзе сакласын!

 

Бәдертдинова Фатыйма Әхәт кызы, укытучы-пенсионер.
Әлмәт районы, Бишмунча авылы.

ТИ һәм «Безнең Чирмешән» фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев