Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Чирмешәнле Әлфинә Мөхәммәтҗановалар аренда торагында рәхәтләнеп яшиләр

Аренда торагы программасы буенча квартира алганыбызга озакламый бер ел була. Титов урамындагы йортка без 2017 елның 22 февралендә күчтек. Бу хәлгә бер-ике ай үзем дә ышана алмадым. 40 квадрат метрлы, бер бүлмәле фатирда кызым белән яшибез. Квартирабыз җылы, якты, матур, кайнар һәм салкын су гел килеп тора. Фатирга бөтен җиһазлар...

Аренда торагы программасы буенча квартира алганыбызга озакламый бер ел була. Титов урамындагы йортка без 2017 елның 22 февралендә күчтек. Бу хәлгә бер-ике ай үзем дә ышана алмадым.

40 квадрат метрлы, бер бүлмәле фатирда кызым белән яшибез. Квартирабыз җылы, якты, матур, кайнар һәм салкын су гел килеп тора. Фатирга бөтен җиһазлар да куелган, хәтта автомат кер юуу машинасы да бар. Рәхәтләнеп ваннада юынабыз. Картлык көнемдә, Аллага шөкер, шундый бәхет елмайды.

Күршеләребез дә әйбәт. Баракта янәшә бүлмәдә яшәгән Мария Чернова да күрше подъездда гына. Подъездыбыз чиста, җылы, матур. Чисталыкны бергәләп булдырабыз, чиратлап дежур торабыз.

Без бит моңа кадәр, 20 ел, өч кеше 21 квадрат метрлы баракта гомер иттек. Соңгы елларда, җылы үткәргечне өзгәч, торагыбызны электр миче белән генә җылыттык. Бернинди дә уңайлыклар юк, өйгә бары салкын су гына кергән иде. Мунчага кем чакыра, шунда йөрдек, рәхмәт туганнарга.

Безне фатирлы иткән җитәкчеләргә, аеруча Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиевага зур рәхмәт. Чирмешәндә аренда торагы төзелүе турында ул әйтте һәм чиратка басарга, документлар җыярга кушты. 2016 елның мартында чиратка бастык, бер ел дигәндә, 60 яшьлек юбилеем көннәрендә тораклы булдык.

Без аренда торагы, наем өчен айга 3 мең сум һәм коммуналь хезмәтләргә акча түлибез. Алар - көч җитәрлек чыгымнар.

Әлфинә Мөхәммәтҗанова.

Чирмешән авылы.

Кадрия Гамирова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Безгә язалар рәхәтләнеп яшиләр аренда тораганда Әлфинә Мөхәммәтҗанова

2
X