Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Чирмешәндә кибетләрдә татарча сөйләштек

Инде менә ничә ел язын районыбызда "Мин татарча сөйләшәм" бәйгесе үтә. Без - укучылар аны көтеп алабыз. Быел да мәктәбебездә татар телен яхшырак белүчеләрдән торган команда төзеп, узган елларда бу ярышта призлы урыннар яулаган Достанбек Отожановны командир итеп сайладык. Команда әгъзалары атна дәвамында мәктәптә, урамда бәйге эмблемасын тагып йөрде. Маршрут...

Инде менә ничә ел язын районыбызда "Мин татарча сөйләшәм" бәйгесе үтә. Без - укучылар аны көтеп алабыз. Быел да мәктәбебездә татар телен яхшырак белүчеләрдән торган команда төзеп, узган елларда бу ярышта призлы урыннар яулаган Достанбек Отожановны командир итеп сайладык.


Команда әгъзалары атна дәвамында мәктәптә, урамда бәйге эмблемасын тагып йөрде. Маршрут планын төзеп, укучылар районның үзәк урамында, сәүдә үзәкләрендә, халыкка хезмәт күрсәтү оешмаларында халык белән әңгәмәләр үткәрделәр. Шунысы сөендерә, татар милләтендәге кешеләр рус телен дә, татар телен дә тигез күрәләр һәм тормышта икесе дә кирәк дип саныйлар. Рус телле якташларыбыз да татар теленә карата шулай ук уңай фикердә. Аларның татар язучыларының әсәрләрен рус телендә яратып укулары ачыкланды. Сәүдә үзәкләре хезмәткәрләре эш вакытында ике телдә дә аралашырга туры килүләрен әйтәләр. Акциядә катнашучыларның өчтән бере татарча исәнләшү сүзләрен өйрәнергә теләүләрен белдерделәр, укучылар аларга үзләре ясаган буклетларны бүләк иттеләр.

Шул уңайдан, бу бәйгене оештыручыларга бик зур рәхмәт әйтәбез. Күп милләтле районыбызда шундый чара үткәрелүе файдалы булыр дип уйлыйбыз.

Марина Степанова,

Чирмешән кадетлар мәктәп-интернатының 9нчы сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined