Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Чирмешән халык театры Казанда чыгыш ясаячак

Госман абый Мортазин 1972 елда Чирмешәндә театр төркеме оештыра, район мәдәният йорты каршында эшләп килүче бу коллективка 1974 елда халык театры исеме бирелә.

Менә шуннан бирле алар тамашачыларга ел саен бер-ике спектакль тәкъдим итәләр. Инде аның режессерлары да, артистлары да күп алышынды. Үзешчән артистларыбызны тамашачлар да яратып өлгерде, үз итәләр.

Кырык алтынчы сезонны Илдар Юзеевның “Кыр казлары артыннан” драмасы белән башлап җибәрдек. Бу сәхнә әсәре белән Әлмәт шәһәрендә узган халык театрлары коллективларының “Идел-йорт” фестиваленең төбәк турында чыгыш ясап, финалга уздык. Бәйгенең финалы көзгә планлаштырыла.

Яңа иҗат җимешебезне Иске Үтәмеш, Югары Чегодай, Бәркәтә һәм Чирмешән авыллары тамашачыларына тәкъдим иттек. Безне бик җылы кабул иттеләр. Киләчәктә башка авыл мәдәният йортлары сәхнәләрендә дә чыгыш ясарга ниятләп торабыз.

Спектакльне сәхнәгә куючы режиссер – Рушания Шакирова, рәссам - Илһам Мортазин, тавыш операторы - Владимир Митяев. Рольләрдә: Альмир Жораев, Тәския Кәримова, Гөлгенә Харисова, Рушания Шакирова, Илһам Галимов, Салават Закиров, Илдар Галимов, Җәмил Мортазин.

Форсаттан файдаланып, мин барлык артисларыбызга рәхмәтләремне җиткерәм.

Тәския Кәримова,

режиссер ярдәмчесе.

Архив фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән театр казан

2
X