Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Бәркәтәдә Мостафиннар - бердәм туганнар

Кешенең бер җылы сүзе күңелне җылыта, сиңа яшәргә көч бирә, эчтән ташларны эретә дип юкка гына әйтмиләр. Арабызда шундый cихри көчкә ия күркәм холыклы кешеләр булуы сөендерә. Бәркәтә авылыннан Минсәгыйть һәм Миңлегөл Мостафиннар турында язуым. Ерактанрак башлыйм әле сүземне... Авыр сугыш арты елларында нигезнең төп хуҗасы Мотыйгулла бабай ике тапкыр...

Кешенең бер җылы сүзе күңелне җылыта, сиңа яшәргә көч бирә, эчтән ташларны эретә дип юкка гына әйтмиләр. Арабызда шундый cихри көчкә ия күркәм холыклы кешеләр булуы сөендерә. Бәркәтә авылыннан Минсәгыйть һәм Миңлегөл Мостафиннар турында язуым. Ерактанрак башлыйм әле сүземне...

Авыр сугыш арты елларында нигезнең төп хуҗасы Мотыйгулла бабай ике тапкыр өйләнеп, ике хатыны да иртә дөнья куялар, өч бала ятим кала. Бабай өченчегә авылның бер балалы Бәдерниса апаны өч бала өстенә алып кайта. Тормыш авыр, ачлык-ялангачлык, гаиләгә тагын алты бала өстәлә. Әүвәлге балалары - Рәйсә, Мөнибә, Рәсимә янына Нигъмәтулла, Рәхмәтулла, Мингата, Миңсылу, Миңлегөл, төпчек энеләре, нигезнең төп хуҗасы Минсәгыйть дөнъяга килә. Әти-әнигә шатлыгы да, нужасы да була: табарга, юлларга, балаларның тамакларын туйдырырга кирәк... Мотыйгулла бабай белән Бәдерниса әби олыгаеп вафат булалар.

Хәзер шушы төп йортта хатыны Миңлегөл белән кечеләре - Минсәгыйть, аларның уллары: Миндар, Илдар, Ленар яшиләр. Кызганыч, Миңсылу, Рәйсә апалары дөнья куйдылар. Нигъмәтулла, Рәхмәтулла, Мингата, Миңлегөл Чирмешәндә гомер итәләр. Бу тугыз туган - бар да бик туган җанлы. Бүгенге кайвакыт күрше-күршегә керми торган, туганлык җепләре өзелгән, хәтта бала ата-анасының барлыгын оныткан заманда бу тугыз туган бербөтен булып очрашып, аралашып яши.

Төп йортта яшәүче Мисәгыйть үзе дә, өч баласы да мәчеткә йөриләр, намазга бастылар. Авыл халкының гозер-йомышларын еш үтиләр, мәчетебез түбәсен дә алар яңартты. Авылда мәет чыкса, кабер казырга алар беренчеләрдән йөгерә. Рәхмәт, уңган, булганнар Мостафиннар. Бу гаиләдә тагын бер матур гадәт яшәп килә, Минсәгыйть бәйрәм саен олыларга күчтәнәчләр таратып йөри. Яхшысынмыйча, "Кирәкми инде, энем!" - дисәң, аның сүзе бер: "Апа, сезләр булганда, бирү шатлык кына" .

Без бу дөньяга кунак кына. Шуңа да Мостафиннар кебек бер-беребезгә игътибарлы, мәрхәмәтле булыйк, андыйлардан үрнәк алыйк, шул вакытта гына шатлык-кайгы уртак.

Наҗия Мостафина.

Бәркәтә авылы.

Марат Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Безгә язалар Бәркәтә Мостафиннар туганнар