Район газетасында Гомәр Шараповның "Мәчет төзергә көчле иганәчеләр кирәк" исемле язмасын һәм моңа кадәр язылган хәбәрләрне дә кызыксынып укыдым. Мин бу фикерне хуплыйм - Чирмешәннең Амур ягында да мәчет төзергә вакыт җитте.
Без, ул якта яшәүче олы яшьтәге хатын-кызлар, ерак булса да, мәчеткә йөрибез. Тик яшь барган саен бу кадәр...
Район газетасында Гомәр Шараповның "Мәчет төзергә көчле иганәчеләр кирәк" исемле язмасын һәм моңа кадәр язылган хәбәрләрне дә кызыксынып укыдым. Мин бу фикерне хуплыйм - Чирмешәннең Амур ягында да мәчет төзергә вакыт җитте.
Без, ул якта яшәүче олы яшьтәге хатын-кызлар, ерак булса да, мәчеткә йөрибез. Тик яшь барган саен бу кадәр араны үтү кыенлаша. Ураза вакытында, кыш айларында караңгыга да калырга туры килә. Шунлыктан, барасы килсә дә, бармаган вакытлар була.
Хәзер Амур ягында да татарлар аз түгел, яшьләр күп, араларында дингә тартылучылары да шактый. Мәчеттә укулар оештырып белгәннәребезне яшьләргә өйрәтеп калдырасы килә. Үзебезнең якта мәчет төзелсә эштән соң булса да, анда йөрергә тырышыр идек. Балаларыбыз да мәчеткә барырлар иде.
Бу максатларга аз-азлап булса да акча тупларга керешсәк кирәк кадәр сумма җыелыр иде әле, дип уйлыйм. Табыннарда да күпме сәдака акчасы җыела бит. Әлеге эшне бер оештыручы гына кирәк, ил төкерсә күл була. Бергәләп тотынсак, эшне башлап җибәрсәк, әкрен генә төзелер дин йорты. Мәрхәмәтле, изгелекле дин кардәшләребез дә табылыр, читтә яшәүче авылдашларыбыз да ярдәм кулы сузар дип ышабыз.
Нет комментариев