Бер җылы сүз җитә
Мин гомерем буе райпо системасында эшләдем. Пенсиягә чыккач та озак еллар авыл кибетендә хезмәтемне дәвам иттем. Отчет белән барганда райподагы кызлар ачык йөз белән каршы ала иделәр, ерактан килдегез дип кайнар чәй белән дә сыйлый иделәр. Без, гадәттә, Чирмешәнгә Иске Котыш кибетчесе Нина Хайсанова белән еш бардык. Райпо коллективы әле...
Мин гомерем буе райпо системасында эшләдем. Пенсиягә чыккач та озак еллар авыл кибетендә хезмәтемне дәвам иттем. Отчет белән барганда райподагы кызлар ачык йөз белән каршы ала иделәр, ерактан килдегез дип кайнар чәй белән дә сыйлый иделәр. Без, гадәттә, Чирмешәнгә Иске Котыш кибетчесе Нина Хайсанова белән еш бардык.
Райпо коллективы әле дә үзенең элеккеге эшчеләрен онытмый, бәйрәмнәрдә, өлкәннәр көнендә безне гел искә алалар, әле дә телефон аша да хәлләрне белешәбез, элемтәдә торабыз.
Форсаттан файдаланып, райпо начальнигы Әбүзәр Мортазинга, икмәк комбинаты җитәкчесе Мәсхүт Хөсәеновка, баш хисапчы Фәридә Мөхәммәтшинага, гомумән, бухгалтерия кызлары: Рәмилә Кәримова, Җәмилә Гарифуллина, Миңлегөл Мусина, Хәдичә Ибраһимова, Гөлүзә Рәҗәповаларга газета аша олы рәхмәтләребезне җиткерәбез. Гел шундый булып калыгыз, үзегезне дә шулай хөрмәтләсеннәр, эшегездә уңышлар, гаиләләрегезгә иминлек телибез, хезмәттәшләр!
Роза Кәримова, хезмәт ветераны.
Тукай поселогы.
Кадыйр Гомәров фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев