Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Бер-беребезне кадерләп яшик

Ял көнне иртән-иртүк телефоным шалтырагач, нәрсә бар икән, дип бераз шикләнеп калсам да, соңрак бу хәлнең сәбәбен аңладым, чөнки соңрак та телефон тынып тормады дисәң дә була, туганнар, балалар, кияү-киленнәр, кода-кодагыйлар бер-бер артлы бәйрәм белән котладылар. Үз чиратында мин дә җавапсыз калмадым, танышларымны да, күршеләрне дә Әниләр көне белән тәбрикләдем....

Ял көнне иртән-иртүк телефоным шалтырагач, нәрсә бар икән, дип бераз шикләнеп калсам да, соңрак бу хәлнең сәбәбен аңладым, чөнки соңрак та телефон тынып тормады дисәң дә була, туганнар, балалар, кияү-киленнәр, кода-кодагыйлар бер-бер артлы бәйрәм белән котладылар. Үз чиратында мин дә җавапсыз калмадым, танышларымны да, күршеләрне дә Әниләр көне белән тәбрикләдем.

Бу котлаулар күңелемне йомшартты, дулкынландырды. Алдагы көнне кайтып үз әниемне дә котлаган идек, ул да шулай шатланып калгандыр, дип уйлап куйдым.

Кечкенә генә күчтәнәч тә, игътибар да күңелләрне күтәреп җибәрә бит. Шуның өчен, исән вакытта бер-беребезгә игътибарлы, мәрхәмәтле булып, изге теләкләр теләшеп яшик. Болай да болганчык дөньяда бер-беребезне хөрмәтләп гомер итик. Барлык әниләрне дә үткән бәйрәм белән тәбрик итәм.

Гөлшат Фәсхетдинова.

Чирмешән авылы.

pixabay фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Безгә язалар кадерләп яшик Берберебезне