Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Балалар бакчасына мулла килде

"Ландыш" балалар бакчасында күптән түгел үткән ата-аналар җыелышы элеккегеләреннән үзгәрәк булды. Чарага район мәгариф бүлеге начальнигы Хәммәткамил Хәкимовтан кала Чирмешән мәчете имамы Хабир хәзрәт Ханов һәм район благочинные Александр Филимонов та чакырылган иде. Әти-әниләр һәм бакчада тәрбияләнүчеләр каршында чыгыш ясап, кунаклар балаларда рәхимлелек, күңел юмартлыгы, үз-үзеңә ышаныч тәрбияләүнең мөһимлеген әйтеп...

"Ландыш" балалар бакчасында күптән түгел үткән ата-аналар җыелышы элеккегеләреннән үзгәрәк булды.

Чарага район мәгариф бүлеге начальнигы Хәммәткамил Хәкимовтан кала Чирмешән мәчете имамы Хабир хәзрәт Ханов һәм район благочинные Александр Филимонов та чакырылган иде.
Әти-әниләр һәм бакчада тәрбияләнүчеләр каршында чыгыш ясап, кунаклар балаларда рәхимлелек, күңел юмартлыгы, үз-үзеңә ышаныч тәрбияләүнең мөһимлеген әйтеп үттеләр. Бу аларны олы тормышка әзерләячәк, тирә-як мохитны оптимистик рухта кабул итү күнекмәләре бирәчәк.
Җыелышта катнашучыларның барысы да дин әһелләре белән мондый очрашулар кирәк һәм файдалы дигән фикердә калдылар.
Татьяна СУЛТАНОВА,
"Ландыш" балалар бакчасының укытучы - логопеды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан