Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

100 яшен тутырачак Чирмешән ветераны янына егетләр-кызлар килгән

Чирмешәндә яшәүче бабай янына бер гасырлык юбилее алдыннан яшьләр килде.

“100 яшь: күпме, азмы?” – бу хакта 24 ноябрьдә бер гасырлык юбилеен билгеләп үтәчәк Георгий Гришанин янында ике буын яшьләр вәкилләре фикер алышты.

2 нче Чирмешән мәктәбе укучылары, кадетлар интернат-мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучылары һәм олылар, инде эшләүче егетләр, кызлар ветеранның хәлен белергә генә түгел, аралашырга, үзара фикер алышырга да килделәр. Яшьләр үзәге активистлары Георгий Васильевич бакчасында тәртип салдылар, чүп-чар җыйдылар һәм капка буядылар, хәтта мич морҗасын да ремонтладылар. Һәм барысы да интеллигент, әле дә егетләрчә дәртле бабай белән аралашып, аңа сокландылар, үзләре  әйтмешли “аяклы тарих” белән фотога төшеп, аңа юбилейдан соң да туган көннәрен үткәрергә насыйп булуын теләделәр.

Ирина Суворова.

Чирмешән авылы.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев