Йолдызнамә | 14–20 март
Белеп торыгыз

Йолдызнамә | 14–20 март

Барлык зодиак билгеләре өчен гороскоп.

Кучкар (21.03 – 20.04) Бу атнада гадәти кысага сыешмаган күп кенә вакыйгалар булачак. Гомумән, сезгә кагылышлы үзгәрешләр башланып китәчәк. Барысы да үзегезнең кыюлык һәм тәвәккәллеккә барып тоташачак.

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Серләрегезне беркемгә, хәтта якын туганнарыгызга да вакытыннан алда ачып салмагыз. Юкса күңел сүрелү куркынычы юк түгел. Кафе-рестораннарда сак булу ягын карагыз, юкса ашказаны-эчәк системасы үзен сиздерергә мөмкин. Атна ахырында әйбәт яңалыклар көтегез.

Игезәкләр (21.05 – 21.06) Атна бер генә төрле узмастыр: ниндидер шикләнүләр, аңлап бетермәүләр булырга мөмкин. Иң мөһиме – яңа эшкә тотынмау, юкса кинәт кенә баш калкыткан кыенлыкларга юлыгу куркынычы бар… Атна ахырында үзегезгә карата сәеррәк, әмма алга таба үсү өчен бик кирәкле фикерләр ишетәчәксез.

Кысла (22.06 – 22.07) Бурычлар атнасы. Булса соң – алар искиткеч зур канәгатьлек хисе белән үтәләчәк. Ләкин якыннарыгыз белән үзара аңлашылмаучанлык кына килеп чыгарга мөмкин. Сәбәбеме? Күзгә карап алдашу…

Арыслан (23.07 – 23.08) Акча мәсьәләсендәме ул, мәхәббәт «фронт»ындамы – һәркайда моңарчы күрелмәгән биеклекләргә ирешәчәксез. Әле тагын сизгеррәккә дә әйләнәчәксез! Бигрәк тә – юлда. Өс-башыгызны яңарту теләге туар: моның өчен акчасы да, башкасы да бик җиңел табылыр.

Кыз (24.08 – 22.09) Кыюсызрак булуыгыз бераз гына кыенлыклар китереп чыгармагае. Килеп туган теләсә кайсы хәлләрдә бирешергә ярамый: хаклык сезнең якта! Ялгызлар үзләренә тиң ярларын очратачак, ә гаиләлеләргә бер-берсен тагын да күбрәк ярату, ихтирам итү өчен шәп кенә сәбәпләр чыгачак.

Үлчәү (23.09 – 23.10) Карьера баскычыннан югарырак үрмәләү авыргарак туры килә башладымы? Күңелегезгә ниндидер шикләр кереп оялаган вакыт шул… Хафаланасы юк: инде атна уртасында, үзегезне балаларча сөендереп, күп кенә нәрсәләр ачыклана башлаячак.

Чаян (24.10 – 22.11) Тормышыгыздагы карарак полосаның кардай аппагына алышынуына күп калмады бугай… Һәрхәлдә, атна башындагы бер проблеманың очына чыгу шуны расларга тиеш. Ә инде атна ахырында колагыгызга чалынган әйбәт кенә яңалыклар үзегезгә гүя канатлар куячак.

Укчы (23.11 – 21.12) Көтмәгәндә генә ныклыкка сынау узарга туры киләчәк. Әйтергә кирәк, аны сез искитмәле дәрәҗәдә матур һәм оста итеп башкарып чыгачаксыз. Әҗере дә мулдан булачак…

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Туктап калып, күптәнге хаталарыгызны төзәтергә туры килмәгәе. Атна уртасында беравык эшегез бармый кебек тоелыр, хезмәттәшләрегез белән бераз әйткәләшеп алулар да булыр. Ә инде шуннан соң берсеннән-берсе яхшырак вакыйгалар башланып китәр.

Сукояр (21.01 – 19.02) Гади, әмма бик күңелле, бәрәкәтле чор. Кинәт кенә башыгызда туган уй изге бер гамәлгә этәрер. Әлбәттә, сез аның өчен кызармаячаксыз, бәлки иксез-чиксез горурлык хисләре кичерәчәксез.

Балык (20.02 – 20.03) Хисләргә бирелеп алырга туры килмәгәе. Вакыты шундыйрак чөнки… Ерактан ишетелгән бер хәбәр күңел кылларыгызны тибрәтеп җибәрер. Кыскасы, бик хисле һәм хикмәтле чор.

чыганак

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев