Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Җәйге каникуллар бушка узмасын

Җәйге каникулларда балаларны игътибардан читтә калдыру яшүсмерләр арасында җинаятьчелек һәм төрле фаҗигаләрнең артуына китерергә мөмкин. ТР Министрлар Кабинетының видеобрифинг режимында үткәрелгән чираттагы утырышы балалар ялын оештыруга багышланган иде. Кайбер районнарда әлеге эш һаман тиешенчә оештырылмаган икән әле. Ә менә Чирмешәнгә бер кисәтү дә ясалмады. Безнең районда төрле формадагы лагерьларда 877...

Җәйге каникулларда балаларны игътибардан читтә калдыру яшүсмерләр арасында җинаятьчелек һәм төрле фаҗигаләрнең артуына китерергә мөмкин.

ТР Министрлар Кабинетының видеобрифинг режимында үткәрелгән чираттагы утырышы балалар ялын оештыруга багышланган иде. Кайбер районнарда әлеге эш һаман тиешенчә оештырылмаган икән әле. Ә менә Чирмешәнгә бер кисәтү дә ясалмады.

Безнең районда төрле формадагы лагерьларда 877 бала ял итә һәм сәламәтлеген ныгыта. Инвалид балаларга санаторияләрдә савыгу, ә аз тәэмин ителгән балаларга лагерьларда ял итү мөмкинлеге тудырылган. Әлеге категорияләргә керүчеләргә социаль ярдәм бүлеге аша 132 юллама бирелә.

Җәйге каникулларда акча эшләп алырга теләгән яшүсмерләргә дә ярдәм итәргә кирәк. Район мәшгульлек үзәге аша 48 яшүсмер эшкә урнаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Каникуллар