Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Яшел Үзән прокуратурасы суицидка этәрүче интернет-төркемнәрне ачыклаган

Әлеге интернет битләр Роскомнадзорга юлланылган һәм аларның эшчәнлеге туктатылган. Үлем белән бәйле уеннар һәрвакыт булган - психолог Маргарита Филатова-Сафронова (Казан, 15 февраль, "Татар-информ", Лилия Локманова). Узган елда Яр Чаллы Прокуратурасы тыелган мәгълүмат билгеләре булган 17 интернет битнең эшчәнлеген туктатуны сорап, судка мөрәҗәгать иткән. Аларның күбесе экстремизм, ялган документлар ясау билгеләрен...

Әлеге интернет битләр Роскомнадзорга юлланылган һәм аларның эшчәнлеге туктатылган.


Үлем белән бәйле уеннар һәрвакыт булган - психолог Маргарита Филатова-Сафронова

(Казан, 15 февраль, "Татар-информ", Лилия Локманова). Узган елда Яр Чаллы Прокуратурасы тыелган мәгълүмат билгеләре булган 17 интернет битнең эшчәнлеген туктатуны сорап, судка мөрәҗәгать иткән. Аларның күбесе экстремизм, ялган документлар ясау билгеләрен чагылдырган. Бу хакта "Интернет куркынычларыннан балаларны саклыйк" дигән темага багышланган "түгәрәк өстәл"дә Татарстан прокуратурасының Балигъ булмаганнар һәм яшьләр турындагы закон үтәлешен тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Азат Хөсәенов хәбәр итте.

Казан шәһәре прокуратурасы әлеге юнәлештә эшләп, спайслар сату белән шөгыльләнүчеләрне ачыклаган. Шул сәбәпле, судка 70 ләп гариза юлланылган. Шулай ук, наркотик тәэсире алу өчен медицина препаратларын ничек, күпме күләмдә кулланырга кирәклеген күрсәткән интернет битләрнең дә эшчәнлеге туктатылган.

Нурлат шәһәрендә интернет аша законсыз рәвештә алкоголь продукциясен сатуның бер очрагы ачыкланган.

Яшел Үзән прокуратурасы "Вконтакте" социаль челтәрендә суицидка этәрүче ике төркемне ачыклаган. Әлеге интернет битләр Роскомнадзорга юлланылган һәм аларның эшчәнлеге туктатылган.

Мәгълүмат: http://tatar-inform.tatar/news/2017/02/15/135091/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: үлем уены яшьүсмерләр