Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Ял көннәрендә суыта: яңгыр һәм җепшек кар көтелә

Бүген көндез Татарстанның күпчелек районнарында – яңгыр. Алдагы тәүлектә дә явым-төшем, кырау көтелә. Ял көннәрендә республика территориясендә салкын һава торышы саклана. Бу хакта Татарстан Гидрометеоүзәге хәбәр итә.

Синоптиклар фаразына караганда, 21 һәм 22 майда яңгыр, төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә кайбер районнарда җепшеп кар явачак. Көндез һава температурасы +7…+13 градус чикләрендә тирбәлсә, төнлә 0…+5 градус булачак, кырау төшәчәк.

Гидрометеоүзәкнең башлангыч фаразына караганда, киләсе атна башында да көчле булмаган яңгырлар көтелә. Көндез 23 майда +9…+14 градус булыр дип фаразлана. Төнге сәгатьләрдә 0…+6 градус, урыны белән – кырау. 24 майда көндез +11…+16 градус җылы булачак.

источник

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X