Яңа елга бүләк сайлаганда сак булыгыз!
Белеп торыгыз

Яңа елга бүләк сайлаганда сак булыгыз!

Табиблар коронавирус тарату чыганагы булып торган бүләкләрне атаган.

Яңа елга бүләккә дип сайлаган уенчыклар, бүләкләр һәм төрле аксессуарларның зур исемлеге коронавирус таратучы булырга мөмкин. Шул ук вакытта SARS-CoV-2 вирусы картон өслекләрендә — 24 сәгатькә кадәр, ә пластик һәм металл өслекләрендә өч көнгә кадәр саклана, дип аңлата табиб-эпидемиолог Ольга Ненастина.

Медиклар сәүдә үзәкләрендә булганда һәм бәйрәмгә бүләкләр сайлаганда битлек һәм перчаткалар турында онытмаска киңәш итә. Ә өйгә кайткач, сатып алынган әйберләрне дезинфекция чарасы белән яхшылап эшкәртергә кирәк. "Кызыл таң" хәбәр итә.

Фото: https://pixabay.com/ru

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев