Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Яңа Чишмә районында беренче тапкыр горчица үстергәннәр

Чәчәр өчен язын орлыгын сатып алганнар, ә җыеп алгач, быел үзләре сатарга җыеналар.

(Яңа Чишмә, 2 август, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Яңа Чишмә районында быел беренче тапкыр горчица үстерәләр. “Кулон” агрофирмасы кырларында ул 1 мең гектар мәйданда чәчелгән. Бу хакта бүген “Татар-информ” хәбәрчесенә Яңа Чишмә районында “Кулон” агрофирмасының баш агрономы Илдар Хәбибуллин әйтте.

“Орлыгын сатарга исәп. Ихтыяҗ бар ул культурага. Хәзер чиста парларны эшкәртергә солярка бәясе кыйбат. Фермерлар шул культураны чәчеп куялар да, ул җирнең уңдырышлыгын да арттыра, җәй буе солярка белән җирне эшкәртү кирәкмәячәк. Яз көне үзебез чәчәр өчен 1 кг ын 55 сумнан сатып алдык. Хәзер инде үзебез сатмакчы булабыз. 55 сумнан булмаса, 25-30 сумга булса да китәр. 1 гектардан 1 тонна чыкса да, бик яхшы. Без бит анда чыгымнар тотмадык, гербицид та, пестицид та кулланмадык”, - дип сөйләде Илдар Хәбибуллин.

Баш агроном сүзләренчә, Чистай районы җирләрен дә исәпкә алсаң, “Кулон” агрофирмасы басулары мәйданнары 37 мең гектар тәшкил итә, шуның 29 мең гектары Яңа Чишмәдә. “Бу, нигездә, бөртекле культуралар. Рапс, көнбагыш та бар”, - диде.

Илдар Хәбибуллин фаразлаганча, быел һава шартларын исәпкә алсаң, уңыш былтыргы күрсәткечнең 70 проценты тирәсе чыгарга тиеш.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/02/168988/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев