Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Яңа Чишмә районында бер сарык 4 бәти китергән

Бәтиләрнең өчесе ак, берсе кара. (Яңа Чишмә районы, 9 сентябрь, "Татар-информ", "Яңа Чишмә хәбәрләре", Азат Мусин). Яңа Чишмә районында Габбас һәм Тәнзилә Вафиннар гаиләсе хуҗалыгында бер сарык 4 бәти китергән. Бәтиләрнең өчесе ак, берсе кара, дип яза җирле басма. - Без 50 елдан артык хуҗалыкта сарыклар, кәҗәләр һәм мөгезле эре...

Бәтиләрнең өчесе ак, берсе кара.

(Яңа Чишмә районы, 9 сентябрь, "Татар-информ", "Яңа Чишмә хәбәрләре", Азат Мусин). Яңа Чишмә районында Габбас һәм Тәнзилә Вафиннар гаиләсе хуҗалыгында бер сарык 4 бәти китергән. Бәтиләрнең өчесе ак, берсе кара, дип яза җирле басма.

- Без 50 елдан артык хуҗалыкта сарыклар, кәҗәләр һәм мөгезле эре терлек асрыйбыз, әмма сарыкның берьюлы 4 бәти китерүе беренче тапкыр, - ди Габбас абый. - Әлбәттә ике, өч бәти китергәннәре бар. Менә бу көннәрдә генә тагын ике сарык икешәрне бәтиләде һәм сарыклар саны 12 булды.

- Сарыкның 4 бәтигә сөте җитеп бетми, иң кечкенәсе - кара бәтигә кәҗә сөте эчертәм, анысын башкалар кага, кызганам да", - дип сөйләде Тәнзилә апа.

Вафиннар ул сарыкны Корбан бәйрәменә чалырга уйлаган булган, әмма буаз булгач калдырганнар, ә менә бәйрәм алдыннан 5 яшьлек сарык берьюлы 4 бәти китергән, диелгән район хәбәрендә.

http://m.tatar-inform.tatar

Безнең сайтта укыгыз:

Чирмешәндә 2935 кешегә гриппка каршы вакцинация ясалган

http://www.nashcheremshan.ru/tt/the-news-tat/item/17534

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined белеп торыгыз Яңа Чишмә Яңа Чишмә районында бер сарык 4 бәти китергән

2
X