Владимир Ильич эш өчен туган
Белеп торыгыз

Владимир Ильич эш өчен туган

43 ел гомере колхозда, тракторда эшләп үткән Владимир Никитин Яңа Элмәледә бик авторитетлы кеше. 8 майда 60 яшен тутыручы ветеранны “Сөлчә” җәмгыятендә дә мактап кына торалар.

-Кая кушсак та, эшен төгәл башкара, - ди аның турында җәмгыять җитәкчесе Хәмзә Хамматов. -Хатыны Галина озак еллар сыерлар сауды.

Владимир Ильичның әтисе дә тракторчы булган, улының техникага тартылуы шуның белән дә бәйле.


Нет комментариев