Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Ун айда Чирмешән районы территориясендә котыру чире йоктыруның ике очрагы теркәлгән

Агымдагы елның узган ун аенда район территориясендә котыру чире йоктыруның ике очрагы теркәлгән. 17 августтан 16 октябрьгә кадәр районда котыру чирен кисәтү буенча икеайлык узган, аның кысаларында байтак чаралар эшләнгән. -Бу икеайлык юкка гына түгел, борчылырга урын бар. 2015 елда республикада котыру чиренең 240 очрагы теркәлде, - ди район ветеринария...

Агымдагы елның узган ун аенда район территориясендә котыру чире йоктыруның ике очрагы теркәлгән.
17 августтан 16 октябрьгә кадәр районда котыру чирен кисәтү буенча икеайлык узган, аның кысаларында байтак чаралар эшләнгән.
-Бу икеайлык юкка гына түгел, борчылырга урын бар. 2015 елда республикада котыру чиренең 240 очрагы теркәлде, - ди район ветеринария берләшмәсе начальнигы урынбасары Рөстәм Мостафин. - Авыру очракларының артуы кимерүчеләр һәм төлкеләрнең кискен күбәюе белән бәйле. Котыру чиренә каршы чаралар арасында йорт хайваннарына прививкалар ясату да уңай нәтиҗә бирә. Бу эш районда даими алып барыла. Әйтик, ике ай дәвамында 430 баш мөгезле эре терлеккә бушлай прививка ясалды (ел башыннан 3019 башка). Прививканы этләргә һәм мәчеләргә дә ясаталар.
Бу чир хайваннарга гына түгел, кешеләргә дә төлкеләрдән яисә йорт хайваннары тешләгәндә күчәргә мөмкин. Котыру - үлемгә китерә торган авыру. Яраны шунда ук сабын белән юу һәм берничә сәгать эчендә прививка ясату авыруның таралуына юл куймый. Гомумән, хуҗасыз хайваннардан читтә тору хәерлерәк. Аларны кулдан ашату һәм сыйпау катгый тыела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы чирне кисәтү котыру чире йоктыру