"Тыныч булу" бәхетенә ничек ирешергә?
Һәркем көн саен диярлек үзенең эчке тынычлыгын бозучы хәлләр белән очраша. Кызганыч, күпләребез бу очракта чыгырыннан чыга, тавыш күтәрә, низагка керә. Нинди генә хәл килеп туганда да ничек тыныч калырга? Менә берничә киңәш.
“Чебеннән фил ясау” дигән әйтем юкка уйлап табылмаган. Үз-үзегезне эчтән “ашап”, хәлләрне куертмагыз. Киресенчә, моннан күпкә катлаулырак хәлләр дә була бит, дип уйлагыз.
Проблемагыз белән тиз генә дусларыгызга йөгерергә ашыкмагыз. Эмоцияләрегез тагын да күбәеп, кискен, уйланылмаган карарлар кабул ителергә мөмкин.
Кабаланмагыз. Ашыгу, актив хәрәкәтләр организмны ниндидер гамәлләр эшләргә этәрә. Моннан качу өчен берничә минут утырып торырга тырышыгыз яисә үзегезне бик акрын хәрәкәтләнергә мәҗбүр итегез, тавышыгызны акрынайтыгыз.
Килеп туган хәлне җиңеп чыга алачагыгызга үзегезне ышандырырга тырышыгыз, җиңгән чакларыгызны искә төшерегез. “Барысы да яхшы булачак!” дигән ышаныч булдырыгыз.
Үзегезне яратыгыз. Яхшы туклану, ял итә белү, физик күнегүләр негативка каршы торырга ярдәм итә.
Тыныч холыклы кешеләр белән аралашыгыз, шундый чакларда кешеләр бер-берсенең яхшы һәм яман якларын “ала”. Салкын канлы, тыныч холыклы кешеләр сезгә яхшы үрнәк булыр.
Тирән итеп тын алыгыз. Тын алу эчке тынычлыкны кайтара, паникадан качарга ярдәм итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев