Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Токмачлы тавык шулпасы

    Ингредиентлар: 100 г тавык ите, 50-60 г токмач, 20 г кишер, 20 г суган, 10 г атланмай, тоз, борыч.

     

    Башта тавык шулпасы пешерәләр. Пешеп җитүгә, таралмасын өчен, тавыкны шулпадан алалар, шулпаны сөзәләр.

    Реклама

    Сөзгән шулпа кайнап чыккач, юка гына итеп боҗралап туралган суган, 2-3 минуттан соң түгәрәкләп турап пешерелгән кишер салалар. Тагын 2-3 минут кайнаталар да май өстиләр, аннары алдан кисеп куйган токмачны салып җибәрәләр. Токмач өскә күтәрелеп 1-2 минут кайнагач, аш әзер була.

    Токмачлы тавык шулпасын, гадәттә, кунакларга әзерлиләр, токмачын да шакмаклап, кыек шакмаклап яисә өчпочмаклап кисәләр. Һәр кешегә куе итеп томач салып чыгаралар, ә тавыкны, турап, икече аш итеп бирәләр.

    https://tyk.tatar

    фото: https://pixabay.com

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: