Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Тәлгәш-тәлгәш кызыл миләш...

Кызыл миләшнең җимешләре әче булса да, аның составында бик күп файдалы матдәләр бар. Шуңа ул дәвалау үзлегенә дә ия.

Миләштә аскорбин кислотасы күп. Шуңа ул температураны төшерергә булыша, салкын тигәндә файдасы зур. Томау, ютәлдән дә ярдәм итә. Миләштә бактерияләр, гөмбәчекләр үрчүгә киртә тудыручы җиләк-җимеш кислоталары күп.

А витамины микъдары буенча миләш кишердән калышмый. Көн саен бер аш кашыгы миләшне (кайнатмасын да ярый) йогуртка, катыкка кушып ашый аласыз. Чөнки бета-каротин сөт майлары белән яхшырак үзләштерелә.

Миләштә нерв системасын ныгытырга ярдәм итүче, стресслардан саклаучы, йокыны яхшыртучы В төркеме витаминнары бар. Миләш канның оючанлыгын яхшыртучы К витаминына бай. Тромбоз куркынычы булганда аны ашамагыз.

Миләшне кан системасы бозылганда (мәсәлән, туры эчәк веналары киңәйгәндә), сидек юллары ялкынсынганда, ташлар булганда, ашкайнату системасы озак вакыт көйсезләнгәндә файдаланалар. Бу бигрәктә олы яшьтәгеләргә һәм балаларга файдалы.

Аны чәйгә кушып эчәргә яки төнәтмәсен ясарга кирәк. Миләш суын эшләр өчен стакан ярым суга бер кашык изелгән җимешен салып пешерергә. Көнгә 2-3 мәртәбә яртышар стакан эчәргә. Тагы икенче ысул: 2 килограмм миләшне юып, 2 литр суга салырга һәм йомшарганчы пешерергә. Иләк аша уып сыгарга һәм пыяла банкаларга салып, 15 минут пастеризацияләргә.

Әчелеге бетсен өчен, миләшне кыраудан соң җыялар. Мондый җимешне шундук эшкәртергә кирәк. Суык төшкәнче җыйган миләшне берничә тәүлек туңдыргычта тотып тәмләндерергә була.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X