Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Телевизор шартлап 5 кешенең гомере өзелгән

Мәскәү өлкәсенең Филатовский бистәсендә торак йортта дүрт ир-ат һәм бер хатын-кызның мәетләре табылган.

Өлкә прокуратурасы хәбәр иткәнчә, йортның 50 яшьлек хуҗасы һәм аның 62, 54 яшьлек ике абыйсы, аларның танышлары — шул ук авылда яшәүче 57 яшьлек ир-ат һәм 46 яшьлек хатын-кыз спиртлы эчемлекләр эчкәннән соң өйдә төн кунарга калганнар. Бүлмәләрнең берсендә телевизор шартлаган, нәтиҗәдә, көчле төтен чыгып,  күрше бүлмәдәгеләр газ белән агуланган.

Хәзер әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган, аны тикшерүне өлкә прокуратурасы үз контроленә алган.

Чыганак

Фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев