Татарстанлыларны көчле бозлавык, кар һәм буран турында кисәттеләр
Белеп торыгыз

Татарстанлыларны көчле бозлавык, кар һәм буран турында кисәттеләр

31 гыйнварда Татарстан территориясендә кар һәм буран көтелә. Юлларда көчле бозлавык булырга мөмкин, дип кисәттеләр республика Гидрометеоүзәгендә.

Һава торышы алмашынучан болытлы булачак. Җил төньяк-көнбатыштан, аның тизлеге секундына 15 метрга җитә ала.

Төнлә һәм иртән һава температурасы -5..0 градус тәшкил итә.

чыганак

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев