Татарстанга кышкы чатнама суыклар килде
Синоптиклар юлларда бозлавык саклануыннан кисәтә.
Татарстанда 8 һәм 9 гыйнвар көннәрендә һава температурасы төшә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге. Синоптиклар юлларда бозлавык саклануыннан кисәтә.
8 гыйнварда алмашынучан болытлы һава булачак, урыны белән бераз кар явачак. Көнчыгыштан салмак җил исәчәк. Төнлә һәм иртән температура -18..-23, аязганда -24..-29 градус булачак. Көндез -15..-20 градус фаразлана.
9 гыйнварда шулай ук алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән бераз кар яварга мөмкин. Җил көньяк-көнчыгыштан исәчәк. Төнлә -18..-23, аязганда -24..-29, көндез -15..-20 градус салкын булачак.
Кадыйр Гомәров фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев