Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Татарстандагы су коену тыелган урыннар исемлеген атадылар

Татарстанның алты пляжында су коенырга ярамый. Микробиологик күрсәткечләрнең нормага туры килмәве факты ачыкланганнан соң шундый нәтиҗә чыгарылган.

«Бүгенгә алты пляжда микробиологик күрсәткечләр буенча норматив таләпләргә туры килмәү факты ачыкланды. Халыкка бу пляжларда су коенмаска киңәш итәбез», — диде «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан буенча Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.

Любовь Авдонина су коену өчен куркыныч булган урыннар исемлеген атады. Казандагы Тирән күл һәм Зур Аккош күлендә, Яшел Үзәндәге, Әлмәттәге, Зәйдәге һәм Мөслим районнарындагы пляжларда су коенмаска киңәш ителә.

чыганак

фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев