Татарстанда яшенле яңгырлар һәм көчле җил көтелә
Белеп торыгыз

Татарстанда яшенле яңгырлар һәм көчле җил көтелә

Җирле Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген, 14 июльдә, Татарстанда алмашынучн болытлы һава, урыны белән яшенле яңгырлар, тизлеге секундына 15 — 20 метрга кадәр җиткәнкөчле җил көтелә.

Көндез 25-30 градус, төнлә 12-17 градус җылы булыр дип көтелә.

Яшенле яңгыр һәм көчле җил вакытында сак һәм игътибарлы булу сорала. Шулай ук тиешсез урыннарда су коенудан да тыелып тору киңәш ителә.

источник

фото: https://pixabay.com/ru

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев