Фаҗига Чистай районында килеп чыккан.
Кичә кичен фаҗига булган. Чистай шәһәрендә җир асты электр челтәрләрен алыштыру эшләре барышында траншея ишелгән. Фаҗигадә “Сетевая компания” ачык акционер җәмгыяте филиалы эшчесе һәлак булган.
Инде әйткәнебезчә, траншея ишелү Чистай электр челтәрләре эшчесенең гомере өзелүгә китергән. Фаҗига булган урынга шәһәр прокуроры Тимур Дияров килгән. Күзәтчелек ведомствосы хезмәтне саклау турында закон таләпләре үтәлешен тикшерә. “Төзелеш эшләрен яки башка төрле эшләр башкарганда иминлек кагыйдәләрен бозу” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган.
Нет комментариев