Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Татарстанда табиблар үгез сөзгән ир-атның гомерен саклап калган

Пациентны Апас үзәк район хастаханәсеннән санавиация вертолетында Казанга алып килгәннәр.

(“Татар-информ”, Валерия Белова). Республика клиник хастаханәсе табиблары Апас районында үгез сөзгән ир-атка операция ясаганнар һәм гомерен саклап калганнар.

Апаста яшәүче 38 яшьлек Илсур Мөхәммәтҗанов берничә ел терлек озатып, күчереп йөртү белән шөгыльләнә. Чираттагы заказын ул 22 июньдә алган. Терлекне район фермасыннан Башкортстанга илтергә кирәк булган.

“Терлекне машинага менгергәч, бәйләп куйыйм. дидем. Машина арбасына менгәч, үгез сөзә башлады. Аякларга, аннан муенга эләктерде. Кан китте. Мин кычкырдым да сикереп төштем”, - дп сөйләде “Татар-информ”га Илсур Мөхәммәтҗанов.

Аннан соң нәрсә булганын ир-ат хәтерләми, ул шунда ук диярлек аңын югалткан. Хатыны "Ашыгыч ярдәм" машинасын чакырткан. Табиблар ир-атны район хастаханәсенә алып киткәннәр. Республика клиник хастаханәсе табиблары санавиция вертолетында районга очкан.

“Бәхетле кеше. Үгез аның кан тамырларын эләктермәгән, алар зарарланмаган. Могҗиза бу, дияргә була. Трахея бөтенләй диярлек өзелгән иде”, - диде Республика клиник хастаханәсе хирургия торакаль бүлеге җитәкчесе Валерий Матвеев.

Табиблар, ир-атны Казанга 23 июньгә каршы төндә алып килеп, операция ясаганнар. “Ярада куркыныч инфекция бар иде. Антибактериаль терапия үткәрдек. Татарстанда шушындый ашыгыч операция ясаганны мин хәтерләмим. Операция ясау да, тернәкләндерү дә авыр булды. Биредә бөтен коллективның хезмәте кирәк булды. Без барысын да башкарып чыга алдык”, - диде Валерий Матвеев.

фото: Татар-Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X