Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Татарстанда мәктәпләрне дистантка күчерү буенча ачыклык кертелде

Мәгариф һәм фән министрлыгыннан аңлатуларынча, барысы да уку йортындагы эпидемиологик хәлгә бәйле.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтендә белдерелгәнчә, мәктәп укучыларын өйдә торып укытуга күчерү күздә тотылмый. 47 мәктәптә кайбер сыйныфлар карантинга җибәрелгән (арада чирләмәүчеләр өйдә торып укытыла), әмма республикада тулысынча ябылган мәгариф учреждениеләре юк. Министрлыкта аңлатуларынча, барысы да уку йортындагы эпидемиологик хәлгә бәйле.

25 гыйнварга алынган мәгълүматларга караганда,Татарстанда 466 меңнән артыграк укучы һәм 31 801 укытучы һәр көн саен иртән медицина фильтры аша уза. 26 гыйнварга аны 1 027 укучы уза алмаган. Узган елның 1 сентябреннән барлыгы 35 017 бала, авырту сәбәпле, өйләренә кайтарып җибәрелгән.
Ведомствода басым ясап әйтелгәнчә, мәктәптә яки сыйныфта грипп, ОРВИ белән чирләүчеләр саны 20 процент һәм аннан артыграк булса, сыйныф карантинга ябыла. Сәламәт балалар материалны кабат өйрәнә. Укытуның оештырылу рәвешен мәктәп директорлары һәм муниципаль мәгариф идарәсе органнары билгели.

Матбугат хезмәтендә билгеләп үтелгәнчә, укучыларны 7-10 көнгә карантинга җибәрү нәтиҗәсендә чир таралу “чылбыры” өзелә. Чирләүче балаларга үзара аралашырга һәм җәмәгать урыннарына чыгарга ярамый.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев