Татарстанда җепшек кар һәм көчле җил көтелә
Белеп торыгыз

Татарстанда җепшек кар һәм көчле җил көтелә

Бүген көндез Татарстанда явым-төшем сакланачак, яңгырдан соң җепшек кар явачак.

Шул ук вакытта урыны белән көчле җил көтелә, аның тизлеге секундына 15-18 метрга җитәргә мөмкин.

Бүген республикада көндез һава температурасы +2..+7 градус тәшкил итәчәк. Татарстанның Гидрометеорология үзәге шул турыда хәбәр итә.

Казанда шулай ук көчле җил көтелә, явым-төшем күбесенчә яңгыр рәвешендә булачак. Һава температурасы +4..+6 градус аралыгында булыр дип фаразлана.

чыганак

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев