Татарстанда боз явуы ихтимал
Белеп торыгыз

Татарстанда боз явуы ихтимал

2 июньгә каршы төндә һәм иртән Татарстанда һәм Казанда урыны белән томан, көндез яшен һәм яңгыр, шулай ук кыска вакытлы җилнең секундына 15-18 метрга кадәр көчәюе һәм боз явуы көтелә.

Һава торышының кискен начараюы сәбәпле, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы реклама щитлары, юл билгеләре, агачлар һәм электр линияләре астында яшеренмәскә киңәш итә.

чыганак

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев