Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Татарстанда бер ир сыйныфташын кыйнап үтергән

Түбән Каманың Менделеев урамындагы йорт фатирларының берсендә булган вәхшилекнең нечкәлекләре билгеле булды.

Эчке эшләр министрлыгының район идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, ике ир-ат – фатир хуҗасы һәм аның сыйныфташы кәеф-сафа корып утырган. Алар арасында низаг чыккан. Фатир хуҗасы кунагын бик каты итеп кыйнаган, күбрәк башына суккан һәм баскычка чыгарып ташлаган.

Канга батып яткан ирне күршеләре күреп алган һәм ашыгыч ярдәм чакыртканнар. Тик ул хастаханәгә барып җиткәнче үлгән.
Полиция 46 яшьлек гаепләнүчене кулга алган. Ирләрнең икесе дә күп балалы әтиләр. Үлгән ир тол булган.

"Ватаным Татарстан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев